World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 21.01.2022

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 114 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 114 яңа очрагын ачыклаганнар. «Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 очрагы теркәлде. Барлыгы 44 859 очрак. Табиблар коронавирус йоктыручы белән элемтәдә булган һәм Covid-19 вирусын йоктыру ихтималы булган 11 мең кешене күзәтеп тора», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Татарстан сәламәтлек саклау... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алмаз Хисаметдинов: Төерле дерматиттан вакцинация юлы белән котылырбыз дип ышанам

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сарман районында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит (нодулярный дерматит) табылган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу авырудан вакцинация ярдәмендә котылып булачагын әйтте. «Андый проблемабыз бар. Вакцинация юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Ул чир табылган хуҗалыклар тирәсендәге терлеккә вакцинация үткәрелде», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә. Аның сүзләренчә, бу авыру республикада моннан ике ел элек булган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы ун егет почтада эшли

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). « Шәһри Чаллы » газетасы Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы егетләрнең почтада эшләве турында хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» газетасына язылып та, аны укырга тилмерүчеләр күп. Шәһәр Почтамтында почтальоннар җитми дип җавап бирделәр. Шул хәлдән чыгу өчен, монда армия хезмәтен альтернатив юл белән үтүче егетләрне кабул итә башладылар, диелә бу хәбәрдә. Бүгенге көндә Чаллыда шундый 10 «солдат» эшли. Аларның хезмәт срогы — 1,5 ел. Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша алалар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Татарстан Стратегия буенча социаль өлкәгә бер елда 1000 млрд сум күчерде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан узган елда Стратегия-2030 кысаларында республикада социаль өлкәне үстерүгә 100 миллиард сумга якын акча юнәлдерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. «Төп максат — кеше капиталын үстерү, социаль инфраструктура булдыру, уңайлы мохит формалаштыру. Узган ел әлеге максатларга, социаль объектларга, юлларга 100 миллиард сумга якын инвестиция юнәлдерелде. Биредә мәктәпләр, балалар бакчалары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бәяләр артуга да карамастан, быел Татарстанда 3 млн квадрат метр торак төзү нияләнә

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Фатирга бәя арту һәм ипотека кредитлары буенча ставкалар күтәрелүгә дә карамастан, 2022 елда Татарстанда 3 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. «Соңгы елларда без иҗтимагый киңлекләр буенча актив эшлибез, инде өченче ел күп фатирлы йортларда 1 меңнән артык ишегалдын үзебезнең стандартларга туры китерәбез. Моннан тыш, узган ел 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырдык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ Россия югары уку йортлары медиа активлыгы рейтингының лидерлар өчлегенә керде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы узган елның июль – декабрь айлары өчен Россия югары уку йортлары медиа активлыгы рейтингын бастырып чыгарды. Анда Казан федераль университеты да кергән, ул алдынгы 20 югары уку йорты арасында, Урал федераль университеты һәм Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетыннан гына калышып, өченче баскычта урнашкан. «Йомгаклау рейтингы Россия фәнен һәм мәгарифен популярлаштыру буенча югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәсен чагылдыра. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россельхознадзор: Бал кортлары үлемендә авыл хуҗалыгы оешмалары гына гаепле түгел

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бал кортлары үлемендә һәрвакытта да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре гаепле түгел. Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев коллегия утырышында шулай дип белдерде. «Кайвакыт умартачылар үзләре басуларда планлаштырыла торган химик эшкәртүләр туында мәгълүматка игътибарсыз була, ә бу хакта алдан массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелгән була. Мәсәлән, мондый очраклар Мөслим... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда кулланышта булмаган 113 мең гектар җирнең 45 меңе әйләнешкә кертелгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда кулланышта булмаган 113 мең гектар җир ачыкланган. Шуның 45 мең гектары әйләнешкә кайтарылган. Бу хакта коллегия утырышында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев сөйләде. 2020 елда әйләнешкә 36 мең гектарга якын җир кертелгән булган, бу алдагы елга караганда, өч тапкыр күбрәк. Илнур Галиев әйтүенчә, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау Авыл хуҗалыгы министрлыгы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев: 2009 елда Путин Болгар һәм Зөяне торгызырга 400 млн сум бирергә риза булды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2010 ел алдыннан, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз вазифасыннан китәргә җыенган вакытта, ул чагында Россия Премьер-министры булган Владимир Путин аның белән очрашу билгели. Әңгәмә 2009 елның 30 декабрендә уза. Сөйләшү барышында Шәймиев Путиннан Болгар һәм Зөяне торгызу өчен ярты миллиард сум акча сорый. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында ул шул хакта сөйләде. «Әйдәгез, мин әйтәм, X–XIV йөзләрдәге мөселман Болгарын да... Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлатском отделе МВД России подвели итоги оперативно-служебной деятельности за 2021 год

В итоговом совещании приняли участие заместитель главы Нурлатского муниципального района Линар Маняпов, городской прокурор Сайяр Зиятдинов, начальник Управления участковых уполномоченных МВД по РТ, полковник полиции Марат Фатхуллин.

Tatar-inform.tatar 

«Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры Илгиз Мөхәммәтдинов вафат

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Санкт-Петербургта 62 яшендә «Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры, меценат, татар активисты Илгиз Мөхәммәтдинов вафат булган. «Илгиз үз эшенең остасы, ышанычлы, зирәк кеше иде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның белән хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин. Вәкил әйтүенчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алмаз Хисаметдинов Татарстанда лейкозга каршы начар эшләгән районнарны атады

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөгезле эре терлектә лейкоз проблемасын хәл итү юнәлешендә яхшы һәм начар эшләгән районнар билгеле. Аларны коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов атады. «Республика терлекчелегендә сөтчелек юнәлеше алга киткән. Лейкоздан арындыру продукция сыйфаты һәм сөт базарында ихтыяҗ белән бәйле. 2021 елда бу бурыч үтәлде. Бүген йогышлану 5 процент дәрәҗәсендә. 2020 ел белән чагыштырганда, лейкоз 3,7 процентка кимеде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев: Хакимият беркайчан да үз теләгең белән җитәкчелектән китәргә ирек бирмәячәк

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында хакимияткә карата шәхси мөнәсәбәте һәм Татарстан Президенты вазифасыннан китүе уңаеннан Владимир Путин белән очрашуы хакында сөйләде. «Хакимият – бозык һәм нык боҗра ул. Мин үземә шундый формула уйлап таптым. Биредә хакимиятне шәхси максатларда файдалану, шуның нәтиҗәсендә, янәсе, бозык җитәкчегә әверелү хакында сүз бармый. Хакимият беркайчан да үз... Читать дальше...

Azatliq.org 

Америка конгрессменнары "Навальный исемлегендәге" Русия миллиардерларына чикләүләр әзерләгән

Санкцияләр түрәләргә һәм аларның туганнарына да кагыла. Документ АКШ президентына чикләүләр исемлегендәге затларның милкен томаларга рөхсәт бирә, бу кешеләргә илгә керүне тыярга мөмкин булачак.

Tatar-inform.tatar 

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен яклап имза җыю башланды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Change.org сайтында Казанда Җәмигъ мәчете төзүне яклап имза җыя башладылар. Бу эшне Айрат Сәлахов исемле кеше башлап җибәргән. «Шәһәрләрдә мәчетләр халыкка актив социаль ярдәм күрсәтә. Милләткә һәм дингә бәйсез рәвештә, мохтаҗларның меңләгән өлеше матди ярдәм һәм азык-төлек җыелмалары ала. Мәчетләр авыр вакытларда җәмгыять өчен терәк, аз керемле кешеләргә һәм, гомумән, һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтә. Мәчетләр хәйрия үзәгенә әйләнде», диелә петициядә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәшит Нәҗметдинов — Аны дөньяда хәзер дә «шахмат художнигы» дип атыйлар

Без шахмат өлкәсендә дан казанган милләттәшләребез һәм якташларыбыз белән горурланабыз. Алисә Галләмова, Артур Юсупов, Гата Камскийны бөтен дөнья белә. Ә шулай да әлеге рәттә иң беренче булып спортчы, тренер, шахмат буенча халыкара оста Рәшит Гыйбат улы — тутырып әйтсәк, Һибәтулла улы Нәҗметдинов тора. Рәшит Нәҗметдинов 1912 елның иске стиль белән 15 декабрендә Актүбә шәһәрендә туа. Совет чорында Рәшит һәм аның бертуган абыйсы — танылган язучы Кави Нәҗминең батрак уллары булуына басым ясала иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев: Миңнехановның инаугурациясе тантаналы һәм эчкерсез булды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2010 елда Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына керешүе турында хатирәләре белән уртаклашты.  «Мин үз вәкаләтләремне куанып һәм бөтен халык каршында лаеклы һәм тәҗрибәле җитәкче Рөстәм Нургалиевичка тапшырдым, республиканың яңа Президенты барлык бурычларны да хәл итә алачагына ышандым. Һәм без ялгышмадык. Тормыш Рөстәм Нургалиевичның чыннан да безнең ышанычны аклавын күрсәтте», - дип белдерде Минтимер Шәймиев «Татарстан ... Читать дальше...