Грузиядә полиция белән бәрелешләр дәвам итә – «Молотов коктейль»ләре дә эшкә җигелгән
Грузиядә полиция белән бәрелешләр инде дүртенче тәүлек дәвам итә. Илдә хакимлек иткән «Грузия хыялы» фиркасе куйган премьер-министр Ираклий Кобахидзе Европа Берлегенә керүне 2028 елга кадәр кичектерү турында карар чыгаргач, Европа тарафдарлары урамнарга чыкты. Башта чагыштырмача тыныч рухта башланган каршылык хәрәкәте урамнарда полиция белән бәрелешләр белән дәвам итә. Митингка чыгучылар баррикадалар кора, тәгәрмәчләр яндыра, полициягә фейерверклар белән ата. Полиция резин тәпәчләр белән аларны куып таратырга тырыша. Читать дальше...