«Ак Барс» — «Трактор» хоккей матчында, дүрт алкага өстен чыгып, «Ак Барс» җиңде
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбенең «Трактор» командасын җиңде. Уен исәбе — 5:1. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уенда «Трактор» командасы составында Казан хоккей мәктәбе шәкертләре капкачы Эмиль Гарипов, һөҗүмче Владимир Ткачёв һәм сакчы Альберт Яруллин бозга чыкты. Алар — 2018 елда, «Ак Барс»та уйнап, Гагарин Кубогын алган хоккейчылар. Бу өч хоккейчыны «Татнефть Арена» трибуналары җылы каршы алды, аларны игълан иткәндә алкышлады. Читать дальше...