World News in Tatar
Март
2018

Новости за 01.03.2018

Azatliq.org 

Уфа-Чиләбе юлында 9 кешенең гомерен өзгән һәлакәт сәбәпләре тикшерелә

Тикшерүчеләр Уфа-Чиләбе юлында 28 февральдә булган һәлакәт сәбәпләрен тикшерә. Йөк машинасы идарәне югалтып аның ком төягән тагылма арбасы каршы юлга чыккан диелә. Ул арбага бәрелү нәтиҗәсендә микроавтобустагы булган кешеләрнең тугызы шунда ук һәлак булган, 3 кеше авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Шаһитләр юлның бозлавык булганлыгын, каза урынының бары һәлакәттән соң гына бозга каршы матдә белән эшкәртелгәнлеген белдерә.

Azatliq.org 

"Бу – яңа салкын сугыш башы"

Русия президенты федераль җыенга юлламасын халыкның тормышын яхшырту турында сөйләүдән башлады һәм яңа хәрби кораллар белән мактануы, янавы белән тәмамлады. Азатлык Путинның чыгышын тыңлаган белгечләр фикерен сорашты.

Azatliq.org 

Хисап пулаты Татарстан фәннәр академиясендә 12 млн сумга якын хилафлыклар тапкан

Хисап пулатының Татарстан фәннәр академиясендәге 12 млн сумга якын хилафлыкларны тикшерү нәтиҗәләре Татарстан хөкүмәтенә җибәрелгән, алар республика прокуратурасына тапшырылачак дип белдерелә.