World News in Tatar
Май
2018

Новости за 09.05.2018

Azatliq.org 

"Без балаларны сугышка әзерләргә тиеш түгел"

9 майда узган "Үлемсез полк" йөрешенә балаларны җәлеп итүне, аларны сугыш киемнәрендә чыгаруны җәмәгать эшлеклеләре Русиядә җәмгыятьнең соңгы дәрәҗәгә җитеп милитарлашуының бер галәмәте дип бәяли.

Azatliq.org 

Әстерханда татар имамы эштән куылды: татар мәчетләре кем кулына калыр?

Уфадагы Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте Әстерхан дини идарәсен югалтудан курка. Нәзарәт төп куркынычны кавказлардан түгел, ә татар имамнарыннан күрә.

Azatliq.org 

Татарстаннар "Үлемсез полк"ка республика символлары һәм татарча язулар белән чыкты

Татарстанда 9 май көнендә авыл һәм шәһәрләрдә республиканың дәүләт символлары, татарча язулар белән чыгучылар да булды. Соңгы вакытта урыс солдаты җиңде дип белдерүләрнең ешаюына ризасызлар да бар.

Azatliq.org 

"Удмурт Кенеш" оешмасын мәктәпләрдә ана телен укытуны саклап калу өчен көрәшергә чакыралар

Мөрәҗәгатьне язучылар "Мәгариф турында"гы канун өлгесе кабул ителсә, авыл мәктәпләрендә дә удмурт телен уку мәҗбүри түгел, ә аны сайлау кирәк булачак дип борчыла.