World News in Tatar
Май
2018

Новости за 21.05.2018

Azatliq.org 

Халыклар тел өчен көрәштә берләшә

Мәскәүдә милли телләр язмышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иҗтимагый оешма төзеп, даими форумнар үткәрергә килешенде. Галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләр мәсьәләсен югарырак баскычка күтәреп кануни нигездә хәл итәргә җыена.

Azatliq.org 

"Милли телләрне саклау өчен барлык фронтта көрәшергә кирәк"

Мәскәүдә милли телләр язмышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иҗтимагый оешма төзеп, даими форумнар үткәрергә килешенде. Галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләр мәсьәләсен югарырак баскычка күтәреп кануный нигездә хәл итәргә җыена.

Azatliq.org 

Мәскәүдә милли телләрнең язмышы турында фикер алышу уза

21 май Мәскәүдә "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” дип аталган түгәрәк өстәл уза. Чарада мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе хакында фикер алышу була.

Azatliq.org 

Чубаров: ФСБ Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычратырга тырыша

Русия тарфыннан аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Украина Югары Радасы депутаты ярдәмчесе Мостафа Җәмилев оештырган "экстремистик төркем" ачуы турында хәбәр итте. Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров ФСБның бу белдерүен Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычрату тырышлыгы дип атады.

Azatliq.org 

АКШ махсус прокуроры "Русия эзен" тикшерүне 1 сентябрьгә тәмамлаячак

АКШ махсус прокуроры Роберт Мюллер 1 сентябрьгә Русиянең 2016 елда Кушма Штатлардагы президент сайлауга катышын тикшерүнең бер өлешен тәмамлаячак. Атап әйткәндә, "Русия эзен" тикшерүгә Дональд Трамп комачауламадымы дигән сорауга җавап табылырга тиеш.

Игелек.ру 

Ураза турында сорауларга җаваплар

Сорау. Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә? Җавап. Ураза вакытында көндез ашау, эчү, яки хатының белән якынлык кылу ярамас. Рамазан уразасын белә торып бозган кеше шул гөнаһысы өчен ике ай тоташ ураза тотарга тиешле була (кәффарәт). Әгәр кеше хасталык сәбәпле ике ай тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне ашатырга тиешле була. Бер мескен бер көнлек аш хакыннан […]

Игелек.ру 

Ураза турында вәгазь

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Изге Коръәндә безгә Аллаһы Тәгалә әйтә: “ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз” — ди. Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына һәм кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр дигәнне аңлата. Бездән, ягъни мөселманнардан […]