World News in Tatar
Май
2018

Новости за 24.05.2018

Azatliq.org 

Татарстан телләрне ихтыярига калдыруга каршы чыкты

Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Мәгариф канунына милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

Azatliq.org 

Тикшерү: "Боинг" Русиянең 53нче бригадасына караган "Бук"тан бәреп төшерелгән

2014 елның 17 июлендә Донецки янында "Малайзия һава юллары" ширкәтенең "Боинг 777" очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән. Бу хакта һәлакәтне тикшерүче Уртак тикшерү төркеме (JIT) матбугат очрашуында Нидерланд прокуратурасы вәкиле белдерде.

Azatliq.org 

Миңнеханов вәкиле: Дәүләт телләрен ихтыяри укыту яклылар Русия Конституциясен белми

Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова республикаларның дәүләт телләрен укытуга каршы төрле фикер җиткерүче активистлар, блогерларга Русия Конституциясен укырга кушты. Бу хакта ул журналистлар белән Татарстан Хөкүмәт йортында булган очрашуда белдерде.

Игелек.ру 

Какими полезными свойствами обладает ананас?

Тропический фрукт с ярким ароматом и сочной волокнистой мякотью хорошо известен всем, кто следит за здоровьем и стремится хорошо выглядеть. Под колючей оболочкой плода скрывается источник полезных веществ, которые оказывают нашему организму иммунную поддержку и защищают его от воздействия свободных радикалов. А вот чего совсем не содержит мякоть ананаса, так это холестерина и насыщенных жиров. […]

Azatliq.org 

Эчендә өч ел кыскыч йөрткән Айсинә табиблардан биш млн сум таләп итә

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Айсинә Зиндусова бала тапканда табиблар аның эчендә 22 санитметр зурлыктагы кыскыч онытып калдыра. Нәтиҗәдә гаиләм таркалды, сәламәтлегем бетте ди ул. Русия думасы, пациентлар эчендә әйберләр онытылып калуга каршы чара буларак, анестезия белән ясалган операцияләрне видеога төшерү турында канун өлгесен беренче укылышта кире какты.