World News in Tatar
Май
2018

Новости за 25.05.2018

Azatliq.org 

Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену сораган

Британиядән качак статусы сораган татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов хәзерге вакытта Лондонда яши. Ул Британияне сайлауны әлеге илдә демократиянең алга киткән булуы белән аңлата.

Игелек.ру 

Гыйбадәтләребез җәннәт белән сөендерер

Рамазан аенда ураза барыбыз өчен дә фарыз. Бу турыда «Әл-Бәкара / Сыер/» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», ди. Моны безгә Аллаһы Тәгалә кушты. Кайбер кешеләр, без моны үти алмыйбыз бит, безнең көчебез җитми моңа, дип, мисаллар китереп, төрле акланулар табалар. Аллаһы […]

Azatliq.org 

Эчендә өч ел медицина кыскычы йөрткән хатынга 700 мең сум түләү карары чыкты

Башкортстан Югары мәхкәмәсе операция белән бала тапканнан соң эчендә өч ел буе медицина кыскычы йөрткән Айсинә Зиндусовага бала табу йортыннан 700 мең сум компенсация түләтү карары чыгарды.

Azatliq.org 

Туган телләрне укыту турында яңа канун өлгесе әзерләнергә мөмкин

24 май кичендә Русия президенты идарәсендә туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесе турында сөйләшү булган. Татарстаннан очрашуда Русия думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Илдар Гыйлметдинов катнашкан.

Azatliq.org 

Татар теленә басым китап нәшриятына да китереп сукты

Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге иң яхшы белгечләрен эштән җибәрә. Бүген 20 кеше кыскартылуга дучар. Алда тагын кыскартулар көтелүен әйтә анда эшләүчеләр. Бауман урамындагы "Нур-маркет"та урнашкан китап кибете дә ябыла.

Azatliq.org 

Австралия һәм Нидерланд MH17 казасында Русияне гаепләде

Австралия һәм Нидерланд җитәкчелеге Донбас күгендә Малайзиянең MH17 Боингы казасында Русияне рәсми рәвештә гаепләде. Очкычны бәреп төшергән "Бук" ракет системы кулланылу өчен Мәскәү җаваплы диделәр.

Azatliq.org 

Прокуратура Сидякин гаризасы нигезендә "Вечерняя Казань" басмасын тикшерә башлаган

Русия думасындагы Татарстан вәкиле Александр Сидякин гаризасы нигезендә республика прокуратурасы "Вечерняя Казань" басмасын тикшерә башлаган. Депутат газетның Африка студентлары турындагы язмасында расачылык билгеләре бар дип шикләнә.

Игелек.ру 

Где растет киви и чем он полезен?

Киви сегодня является привычным для российского рынка продуктом. Его плод в разрезе представляет собой ягоду зеленого цвета с множеством мелких семян, а по вкусу его сравнивают чаще всего с крыжовником и клубникой. Киви насыщен питательными веществами и витаминами А, В и С. Содержащиеся в нем ферменты и минеральные соли помогают в расщеплении белков. Одного киви […]

Azatliq.org 

"Татар телен укытырга теләгем калмады"

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әкренләп башка белгечлекләр үзләштерә. Аларга җан асрар өчен өстәмә эш эзләргә туры килә. Яшь белгечләр мәктәптән китү ягын карый. Азатлык татар теле укытучылары белән аралашты, быел татар теле белгечлекләре дипломын алучылар кайда барыр, ничек эш табар дип кызыксынды.