World News in Tatar
Август
2018

Новости за 06.08.2018

Azatliq.org 

Мәскәү мәхкәмәсе Серебренников һәм Апфельбаумны сак астында калдырды

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Гоголь үзәге" сәнгать җитәкчесе Кирилл Серебренников һәм мәдәният министрлыгы каршындагы сәнгатькә дәүләт ярдәме департаментының элекке җитәкчесе Софья Апфельбаумның мөрәҗәгатьләрен кире какты.

Azatliq.org 

Башкортстаннан тәүге төркем Мәккәгә юлланды

Башкортстаннан хаҗ кылучыларның тәүге төркеме Мәккәгә юлланды. Тәүге 49 хаҗи тәүдә Тукай мәчетендә җыелды. Аларга чит илдә үзеңне ничек тотарга, хаҗ кылу үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Булачак хаҗиларга виза белән паспорт, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу үзенчәлекләре турында китаплар да бирелде. Хаҗилар Мәккәгә бер тәүлектән барып җитәчәк. 12 августка тиклем хаҗиларның тагын өч төркеме юлга чыга. Быел Русиядән изге урыннарга сәфәр кылырга теләүчеләрдән 1600 кеше Мәккәгә Башкортстан туроператоры аша барачак.

Azatliq.org 

Башкортстаннан хаҗ кылучыларның тәүге төркеме Мәккәгә юлланды

Тәүге 49 хаҗи тәүдә Тукай мәчетендә җыелды. Аларга чит илдә үзеңне ничек тотарга, хаҗ кылу үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Булачак хаҗиларга виза белән паспорт, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу үзенчәлекләре турында китаплар да бирелде. Хаҗилар Мәккәгә бер тәүлектән барып җитәчәк. 12 августка тиклем хаҗиларның тагын өч төркеме юлга чыга. Быел Русиядән изге урыннарга сәфәр кылырга теләүчеләрдән 1600 кеше Мәккәгә Башкортстан туроператоры аша барачак.

Azatliq.org 

Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны 1,5 тапкыр арткан

Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны 2018 елның беренче ярты елында былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан. Бу хакта республика премьер-министры Рөстәм Мәрданов дүшәмбе узган киңәшмәдә хәбәр иткән.

Azatliq.org 

Mail.Ru Group репостлар өчен хөкем ителүчеләрне азат итәргә чакырды

Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгарырга һәм киләчәктә мондый очраклар өчен җинаять җаваплылыгын бетерергә чакырды.

Azatliq.org 

Медиа: Русиядә өстәмә кыйммәт салымы арту торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артуга китерә ала

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифларында өстәмә кыйммәт салымы (НДС) арттырылуын исәпкә алырга тәкъдим итә. Бу исә тарифларның артуына китерәчәк.

Azatliq.org 

Кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсенә керү чикләнде

Кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсен төзелеш ширкәте коймалар белән уратып алганнан соң бистәгә керергә бер генә урын калдырылган. 6 август активистлар халыкны Акмәчет шәһәр идарәсе каршына җыелырга чакырды.