World News in Tatar
Август
2018

Новости за 20.08.2018

Azatliq.org 

Уфада быел корбан чалу бер генә урында оештырыла

Уфада корбан чалу өчен бер үзәк булдырыла. Элек корбан малларын шәһәр мәчетләре янында чалган булсалар, быел бу эш бер генә урында башкарылачак. Корбан малларын Уфаның Зинино бистәсендәге Кәрван сәүдә үзәгенә китерәчәкләр. Бирегә мәчетләрдән махсус автобуслар йөриячәк.

Azatliq.org 

Башкортстанның Краснокама районы башлыгы ике айга сак астына алынды

Башкортстанның Краснокама районы башлыгы, зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнелүче Рәзиф Гыйлмуллин, аның урынбасары Динис Биков һәм "Маяк" агрофирмасы" оешмасы җитәкчесе Илдус Сафиуллин ике айга сак астына алынды.

Azatliq.org 

Татарстанда күпме укучының татар телен сайлавы сентябрьдә генә билгеле булачак

Татарстанда күпме укучының туган тел буларак татар теле сайлавы әлегә билгеле түгел. Бу хакта Азатлыкка республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин җавабында күренә. Әлеге сан сентябрьдә генә билгеле булачак.

Azatliq.org 

Ак йорт Әнкараның пастор Брансонны иреккә чыгару шартларын кире какты

АКШ Төркиядә сак астында утыручы Америка пасторы Эндрю Брансонны иреккә чыгару өчен Әнкара куйган шартларны кире каккан. Төркия Иранга карата чикләүләр тәртибен бозган өчен "Халкбанк" дәүләт банкына салынган күпмиллиардлаган штрафны гамәлдән чыгаруны сораган иде.

Azatliq.org 

Сәйдәш аланы нигә гөрләми?

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында 18-нче тапкыр Сәйдәш аланы бәйрәме узды. Әмма хәзер ике елга бер генә оештырылучы бу бәйрәм элекке кебек гөрләми.

Azatliq.org 

"Милли китапханәне музей бинасына күчерү – ахмаклык"

Милли китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчәргә мөмкин. Ә Меңъеллык музеена Казан Кирмәнендә урын тапканнар. Бу китапханәчеләрдә ризасызлык уятты. Татарның тагын бер үзәге юкка чыгу курыкынычы алдында. Меңъеллык музее хезмәткәрләре моны суверенитет җимешен юкка чыгару дип исәпли.