World News in Tatar
Август
2018

Новости за 08.08.2018

Azatliq.org 

Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол укулары узды

8 августта Зәйдә алтынчы мәртәбә үткәрелүче Ялчыгол укулары узды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында дин галимнәренең шәҗәрәләре турында куертылучы бәхәсләргә карата үз фикерен белдерде.

Azatliq.org 

Марат Бәшәров Оренбурда "Мулла" фильмын тәкъдим итәчәк

Оренбурда "Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм авангард" XI халыкара кинофестивале кысаларында танылган актер Марат Бәшәровның иҗат кичәсе узачак. Биредә актер Татарстанда танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмын да тәкъдим итәчәк.

Azatliq.org 

"Искер-җыен"ны әһәмиятле санамаган хакимият казакларны җыеп Ермакны искә алган

3-5 август Тубылда себертатарларың "Искер-җыен" тарихи-мәдәни мирас фестивале узды. Нәкъ шул көннәрдә хакимият себертатарларга каршы сугышкан Ермакны искә алу көнен билгеләп үтү өчен казакларны җыйган.

Azatliq.org 

Медиа: Путин Трампка коралсызландыру өлкәсендә тәкъдимнәр тапшырган

Русия президенты Владимир Путин 16 июльдә Һелсинкида АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашу вакытында кораллануны контрольдә тоту, шул исәптән, атом коралын чикләүләр һәм галәмдә корал урнаштыруны тыю турында сөйләшүләр үткәрү хакында тәкъдимнәр тапшырган.

Azatliq.org 

Европаның 11 иле "Русиянең Грузиягә басып керүе турында" белдерү ясады

Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) әгъзалары булган 11 ил Русия белән Грузия арасындагы сугышның 10 еллыгына белдерү белән чыкты. "Грузия дуслары төркеме" дип аталган рәсми булмаган оешма Мәскәүне Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануны кире кагарга чакырды.