Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган тележурналист һәм алып баручы Андрей Кузьмин бүген «Татарстан 24» телеканалы коллективына җитәкче сыйфатында тәкъдим ителде. Татарстанның иң зур челтәрле телеканалы татар телендә телетапшырулар оештырачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. «Минемчә, бу кадрлар карары телеканал позициясен җитди көчәйтәчәк. Андрей Кузьмин — Татарстанда танылган журналист, телевидениедә эшләү тәҗрибәсе зур булган кеше. Читать дальше...