Май
2024
11

Новости за 07.05.2024

Azatliq.org 

Инаугурацияме, тәхеткә менүме?

Владимир Путин инаугурациясен патшаның тәхеткә менү тантанасына охшатучылар бар. Патриарх Кирилл Путинга озак елларга сузылган хакимлек теләде, аның хакимлеген "Аллаһтан бирелгән" дип атады.

Azatliq.org 

Мәхкәмә журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә кулга алды

Яклавы аны өй сагына утыртуны яки җаваплылыкны үз өстенә алу кәгазе белән җибәрүне сораган. Журналист өчен җаваплыкны үз өстенә Алинә Кабаеваның әтисе дә алмакчы булган. Кабаева Путинның хатыны дип фаразлана.

Azatliq.org 

Медиа: 2023 елда Европа берлеге илләренә беренче тапкыр сыену урыны сорап 19 меңгә якын русияле мөрәҗәгать иткән

Бу соңгы җиде елның иң зур күрсәткече. Былтыр беренче тапкыр сыену урыны сорап русияләр ешрак Германиягә мөрәҗәгать иткән, илнең миграция оешмаларына шундый 7655 гариза килгән. Икенче урында - Франция (4 125 русияле сораган), өченчедә - Испания (1615).

Azatliq.org 

Путинның 2012 елгы "Май фәрманнары"н Русиянең 85 төбәгеннән 11ендә генә үтәгәннәр

Путинның 12 ел элек биргән фәрманына ярашлы 2018 елда Русия укытучылары, табиблары, социаль хезмәткәрләре үз төбәгендәге уртача хезмәт хакын алырга тиеш иде. Иң начар вазгыять - шәфкать туташлары, санитарлар арасында. Әйтик Татарстанда, алар уртача хезмәт хакыннан 20ләп  процентка кимрәк ала.

Azatliq.org 

Босния һәм Һерцеговина: Европа берлегенә керү юлында киртәләр

Босния һәм Һерцеговина идарә һәм сәясәт күзлегеннән ничек төзелгән, аңа кергән Серб республикасы кайсы юнәлештә бара, Босния һәм Һерцеговинаның Европа берлегенә керүен тиз арада көтеп буламы?