Май
2024
11

Новости за 15.05.2024

Azatliq.org 

Һөҗүм нәтиҗәсендә Словакия премьер-министры яраланган

Pravda гәзите мәгълүматынча, аны боралак белән Братислава хастаханәсенә алып киткәннәр, ике шәһәр арасындагы ераклык 170 чакрым. Премьер-министр авыр хәлдә, аңа ике-өч ядрә эләккән булырга мөмкин диелә.

Azatliq.org 

Эчке Монголия активистлары: "Пекин телне кысу өчен монгол укытучыларын кытайныкына алыштыра"

Кытай хөкүмәте фәрманына ярашлы, Эчке Монголиянең бөтен мәктәпләрендә дә 2023 елның сентябреннән монгол телендәге дәресләрне туктатканнар. Хәзер бөтен белем бирү кытай теленең мандарин диалектында алып барылачак.

Azatliq.org 

Язгы ташу Омскига да килеп җитте. Биш татар авылы эвакуацияләнгән

Омски өлкәсенең Усть-Ишим районында хәлләр авыр. Андагы Иртыш белән Ишим елгалары ташый. Өстәвенә соңгы көннәрдә яңгыр ишеп ява. Халык куркуда. Бу райондагы татар авыллары иң зур зыян күрә.