Май
2024
11

Новости за 17.05.2024

Azatliq.org 

"Finiko пирамидасы эше"ндә гаепләнүче Лилия Нуриеваны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде.

Azatliq.org 

"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән 11 Ту-214 очкычын сатып алачак

Әмма Ту-214не "Аэрофлот" теләгәнчә үзгәртүләре бар. Аерым алганда хәзерге Ту-214ләрнең кабинасы өч кешегә: ике пилот һәм бортинженерга каралган. Чит илләрнең очкычларында бортинженерлар өчен урын каралмаган. "Аэрофлот" та ике пилот булса җитә ди. 2010 елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде.

Azatliq.org 

Тарихны укыту дәүләт сәясәтенә әйләнде

Русия президенты Владимир Путин тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгалар Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Белгечләр моны идеология дип саный һәм Конституциягә каршы килүен әйтә.