Май
2024
11

Новости за 09.05.2024

Azatliq.org 

Путин "дәүләт корган урыс халкының тарихына" аерым игътибар бирергә кушкан фәрман имзалады

Русия президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы буларак бишенче мөддәтен башлап җибәргәннән соң икенче көнне үк - 8 майда тарихи мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады.

Azatliq.org 

Башкортстанның Салават шәһәрендә "Газпром нефтехим" заводына пилотсыз очкыч һөҗүм иткән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та мәгълүматны раслады. "Бүген 13.00 сәгатьтә (Татарстан вакыты белән көндезге унбердә - ред.) Салават шәһәренең сәнәгать зонасына пилотсыз очкыч һөҗүм итте, шуннан соң "Газпром нефтехим Салават" оешмасы корылмаларының берсе тирәсендә төтен чыкты", диде ул.

Azatliq.org 

Парад вакытында Путин Көнбатышны "нацизмны аклауда" гаепләде һәм кабат атом коралы белән янады

"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта беркемгә безгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.