Май
2024
11

Новости за 10.05.2024

Azatliq.org 

Интернетта татар китапларын кайда укып була?

Интернетта татарча китаплар уку мөмкинлекләре артса да, кирәкле әсәрне онлайн табу һаман кыен була ала. Һәвәскәрләр алып барган кайбер сайтлар ябыла, әмма яңа проектлар да барлыкка килә.

Azatliq.org 

Төркиядә мәктәп мөдире үтерелгәннән соң укытучылар эш ташлады

Мәгариф хезмәткәрләре бөтен ил буйлап эштән туктады һәм төбәкләрдәге милли мәгариф идарәләренә таба марш белән үтте. Алар үз хезмәттәшләрен үтерүгә каршы протест белдерә һәм мәгариф өлкәсендә көч куллануга каршы чаралар күрүне таләп итә.

Azatliq.org 

Гвинея-Бисау президенты эш сәфәре белән Казанга килде

Эмбалоның Казанга сәфәре Русия белән Гвинея-Бисау арасында ике яклы хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлеге бирәчәк диелә. Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә.

Azatliq.org 

Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный

Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады. Жданов  бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.