World News in Tatar
Март
2018

Новости за 06.03.2018

Azatliq.org 

Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары кергән китабы басылып чыкты. "Карабәк" Алтын Урда дәүләте тарихындагы иң катлаулы һәм канкойгыч чорны күз алдына бастыра, ә "Каенсар" инкыйлабтан соң татарның күргән михнәтләрен, заяга узган гомерен тасвирлый ди автор.

Azatliq.org 

Рәфис Борһанов: "Киләсе уку елында да татар теле ихтыяри укытылачак"

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәк.

Azatliq.org 

Татар активистының Вконтактедагы посты эшен мәхкәмәдә карау кичектерелде

Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка ачылган административ эшне карый башлады. Якларның бүгенге утырышка әзер булмавы сәбәпле, мәхкәмә утырышы кичектерелде.

Azatliq.org 

Медиа: Русиянең Британиядә агуланган элекке күзләү офицеры үз гомере өчен куркуын белдергән булган

Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры, Британиядә агуланып хастаханәгә эләккән Сергей Скрипаль полициягә үзенең гомере өчен куркуы турында хәбәр иткән булган. Бу хакта The Telegraph басмасы яза.

Azatliq.org 

"Казан" милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә бирү карала"

Татарстан төзелеш министрлыгы "Татинвестгражданпроект" әзерләгән концепция нигезендә Милли китапханә өчен "Казан" милли-мәдәни үзәге мәйданнарын куллану һәм янында уку залы, китап саклау урыны төзү карала дип белдерә.