World News in Tatar
Март
2018

Новости за 10.03.2018

Azatliq.org 

Прокуратурага КФУ студентларын сайлауда катнашырга мәҗбүр итү турында шикаять тапшырылган

Руссиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы Казан федераль университеты (КФУ) студентларын 18 марттагы президент сайлауда катнашырга мәҗбүр итү турында прокуратурага шикаять тапшырган.

Azatliq.org 

WSJ: Трампның адвокатлары тикшерүне тәмамлау турында килешергә тырыша

АКШ президенты Дональд Трампның адвокатлары Русиянең 2016 елда АКШтагы президент сайлауга тыкшынган булу мөмкинлеген тикшерүче махсус прокурор Роберт Мюллер белән шәһадәтлек шартлары турында килешергә тырыша. Моны, үз чыганакларына таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә.

Azatliq.org 

"Зәйнетдин" Башкортстан буйлап гастрольгә чыга

Соңгы елларда башкорт милли музыкасында йолдыз булып кабынган яшь музыкант Заһир Зәйнетдин Башкортстан буйлап гастрольгә чыгарга әзерләнә. 15 төрле музыка коралында уйнаучы оста соңрак үзенең "Зәйнетдин" этно-шоу проекты белән Русия шәһәрләренә дә барырга җыена.