World News in Tatar
Март
2018

Новости за 14.03.2018

Azatliq.org 

Башкортстан рәсмиләре Рәми Гарипов исемендәге гимназиядән "башкорт" статусы алынмаячак дип ышандыра

Башкортстан мәгариф министрлыгы Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясеннән "башкорт" атамасы алына дигән хәбәрне кире кага. Бу турыда Азатлык соравына министрлыктан килгән җавап хатында белдерелә. Хатта "башкорт" сүзе кала диелгән.

Azatliq.org 

Чаллы "Азатлык" оешмасы яшьләре Русия президентын сайлауда катнашмаячак

Бу хакта карар Чаллы шәһәре "Азатлык” татар яшләре берлегенең чираттагы утырышында кабул ителде. Утырышта Русия президентын сайлауга карата Чаллы "Азатлык" берлеге исеменнән татар халкына мөрәҗәгать тә әзерләнде.

Azatliq.org 

Уфада диктор һәм радио-телевидение алып баручысы Әхәт Мортазин вафат

Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаталар. 60нчы яшенә якынлашкан Мортазин 13 март кичендә "Юлдаш" радиосында эшен тәмамлап чыккан һәм кич белән вафат булган диелә.

Azatliq.org 

"Татполит" татар элитасын тәрбияләмәкче

Шушы көннәрдә "Татполит" фикер үзәге эшли башлаячак. Ул татар элитасын тәрбияләүне максат итеп куя. Җәмгыятьтәге процессларны анализлау өлкәсендә эш алып барачак диелә.

Azatliq.org 

"Азатлык" активисты Вконтактедагы посты өчен сак астына алынды

Казанның Киров районы мәхкәмәсе 14 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның эшен карады. Активист наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип табылды һәм биш тәүлеккә административ сак астына алынды.

Azatliq.org 

АКШта Русияне террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә кертергә тәкъдим итәләр

Демократ сенатор Роберт Менендес АКШ президенты Дональд Трампны Русияне террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә кертү мәсьәләсен карарга чакырды. Бу Сергей Скрипальне агулау белән бәйле, диде.

Azatliq.org 

Галим Стивен Һокинг вафат

Кембриджда 76 яшендә инглиз физигы, дөньяда иң танылган галимнәрнең берсе Стивен Һокинг вафат.

Azatliq.org 

Сәнгатькәрләр мәдәният министрлыгына дәгъвалар белдерә

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында музыка сәнгатенә багышланган утырыш узды. Сәнгать әһелләре акча җитмәүгә зарланса, продюсер Рифат Фәттахов дәүләт эшләргә комачауламасын иде дип үтенде.