World News in Tatar
Март
2018

Новости за 12.03.2018

Azatliq.org 

Салават шәһәрендәге атышта шикләнелүчеләр кулга алынган

Башкортстанның Салават шәһәрендәге бер төнге клубта битлек киеп атыш оештыруда шикләнелгән кешеләрнең күрше Ишембай шәһәрендә кулга алынуы хәбәр ителә. Һөҗүм нәтиҗәсендә яраланучылар булган, һөҗүмнең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Салават шәһәре соңгы вакытта республиканың кринимал башкаласы санала. Биредә яшьләр төркемнәргә бүленеп сугыша. Ата-аналар балаларын урамга чыгарырга курка. Шәһәрдә яшәүчеләр 1990нчы елларга кирек әйләнеп кайттык диләр.

Azatliq.org 

Европа берлеге Русиянең 150 кешесенә һәм 38 ширкәтенә чикләүләрне озайтты

Русиянең Украина бәйсезлегенә һәм бербөтенлегенә куркыныч тудыруына бәйле, Европа берлеге Русиянең 150 кешесенә һәм 38 оешмасына чикләүләрне озайтты. Брюссель фикеренчә, бүгенге вазгыятьтә чикләүләрне бетерү мөмкин түгел.

Azatliq.org 

РБК: табиплар һәм югару уку йортлары укытучыларына сайлау алдыннан кинәт кенә хезмәт хакларын арттырганнар

Берничә югары уку йорты укытучылары һәм табиплар 2017 елның декабреннән гадәттәгедән югарырак хезмәт хаклары ала башлаулары турында сөйләгән. Кайбер очракларда айлык оклад өлеше биш тапкырга кадәр арткан.

Azatliq.org 

Украина мөселманнарында да "тыелган китаплар" таба башлаганнар

Киевтагы ислам мәдәни үзәгендә тентү узу күп кенә мөселманнарны борчуга салды. Бу Кырымнан Киевка күченгән мөселманнардан үч алу һәм монда ФСБ кулы уйнаган булырга мөмкин дип уйлаучылар да бар.