World News in Tatar
Март
2018

Новости за 19.03.2018

Azatliq.org 

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 80ләп шикаять килүен белдерде

Башкортстан Үзәк сайлау комиссисе узган президент сайлауда республикада төрле тавыш бирү урыннарыннан 80ләп шикаять килүен хәбәр итте. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, 18 ел хакимияттә булган Владимир Путинның тагын алты елга президент булып сайлануына бәя биреп, "кешеләр хакимиятнең җыелган мәсьәләләрне чишүне дәвам итүен тели", диде.

Azatliq.org 

Русия Кырымда һәм илнең көньяк төбәкләрендә хәрби күнегүләр уздыра

Русия дүшәмбе берничә төбәктә, шул исәптән Грузиянең Тифлискә буйсынмаучы Абхазия һәм Көньяк Осетия республикаларында, аннексияләнгән Кырымда һәм Украина чигендә хәрби күнегүләр башлады.

Azatliq.org 

Башкортстанда Путин 77,65% тавыш җыйган

Якшәмбе узган президент сайлауда Башкортстанда Владимир Путин 77,65% белән җиңгән. 19 март иртәсенә сайлау беркетмәләренең 99,9%ты эшкәртелгән.

Azatliq.org 

Тагын алты ел Путин. Илне ни көтә?

Путин тагын алты ел президент булып утырган чорда илдә нинди үзгәршеләр булу мөмкинлеге турында белгечләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләштек.