World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 11.01.2018

Azatliq.org 

Страсбург мәхкәмәсе өч ел тикшерү изоляторында утырган татарстанлыга компенсация билгеләде

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстан кешесе Адександр Стрюковка Русиядән дүрт мең евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды. Стрюков нигезсез өч ел тикшерү изоляторында утырган диелә.

Azatliq.org 

"Голос" хәрәкәте активистлары чикне узганда "очраклы" тикшерүләргә зарлана

Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте президент сайлау алдыннан активистларга карата "сәяси күзләү һәм психологик басымнар" турында белдерә. Бу хакта алар Владмир Путин исеменә мөрәҗәгать юллаган.

Игелек.ру 

Кара миләш турында (черная рябина)

Кара миләшнең дәвалау үзлекләре шактый. Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытучы Р витамины кара карлыгандагыга караганда 2 мәртәбә күбрәк. Шуңа да әлеге витаминны эшләп чыгарганда кара миләшне төп чимал итеп алалар. Аның җимешләрендә йод та күп. Дәвалау максатыннан аны күпчелек витамин җитмәгәндә, бөердә таш булганда, гипертония, цистит вакытында кулланалар. Пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне […]

Azatliq.org 

"Алар монда савыкмый, соңгы көннәрен үткәрә"

Казан һосписында эшләүче хезмәткәрләр үлемгә дучар авыруларның соңгы мизгелдә беркемне дә гаепләмичә йокыга талып китүләрен сөйли. Азатлык хәбәрчесе һосписта эшләү үзенчәлекләре, үлемгә карашлары, хасталар белән ничек аралашуы турында хезмәткәрләр белән сөйләшеп кайтты.