World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 29.01.2018

Azatliq.org 

Башкортстанда "Рост-капитал"га акча салып алданганнар мәхкәмә юлын таптый

29 гыйнвар Уфада "Рост-капитал" кулланучылар кооперативы эшен караучы мәхкәмәнең чираттагы утырышы узды. Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан өлкән яшьтәге 60лап кеше әлеге оешмага акча салып алдануларын белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Акчаларының елына 24 процентка кадәр артачагы турында вәгъдәләргә ышанып алар җыелган акчаларын әлеге кооперативка биргән булган. Кайберәүләре хәтта бурычка алган акчаларын да салган. 600 мең сумга якын акча салучылар да булган. Хәзер инде алар мәхкәмә... Читать дальше...

Azatliq.org 

Русия паралимпиячеләре Пхенчханда нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак

Русия паралимпиячеләре 2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак Паралимпия уеннарында катнашу хокукы алды. Ләкин алар да нейтраль әләм астында гына чыгыш ясаячак. Бу хакта Халыкара паралимпия комитеты хәбәр итә.

Azatliq.org 

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистына Вконтактедагы посты өчен эш ачылган

"Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Батырхан Әгъзамовка нацистик һәм экстремистик тамгаларны җәмәгатьчелеккә чыгару маддәсе нигезендә административ эш ачылган. Ул 2016 елда Вконтакте челтәрендә урнаштырылган фото өчен диелә.

Azatliq.org 

"Татарстан тел мәсьәләсендә референдумга әзер түгел"

Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдиме күтәрелгәннән соң Idel.Реалии Татарстан Дәүләт шурасының һәм Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элекке рәис-координаторы, "Татар телен саклау һәм үстерү програмы"н әзерләүчеләрнең берсе Фәндәс Сафиуллин белән сөйләште. Референдум тәкъдиме турында фикер алышуларда нәкъ менә аның исеме дә телгә алына.

Azatliq.org 

"Гадел Русия"нең Татарстандагы җитәкчесе Билгилдиева Путин штабына кергән

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисәсе, Казан шәһәре думасы депутаты Рушания Билгилдиева Владимир Путинның республикадагы штабына кергән. Ул халык мөрәҗәгатьләре белән эшләячәк диелә.

Игелек.ру 

Новое картофельное пюре с дешевым, но очень вкусным салатом

Признайтесь, все мы любим домашнюю картошечку! Особенно если из неё приготовить картофельное пюре. Оно одинаково хорошо как на праздничный стол, так и на привычный утренний завтрак или ужин в какой-либо будний день. Картофельное пюре прекрасно сочетается с мясом, сельдью, копчёностями и овощами. Но если нам это блюдо хочется немного обновить, мы можем приготовить картофельно-луковое пюре. […]

Azatliq.org 

Русиядә АКШ санкцияләренә кагылышлы киңәшмәләр узган

Русиядә АКШның чираттагы санкцияләр кертү ихтималына кагылышлы "бөтен дәрәҗәдәге оешмаларда" киңәшмәләр узган. Кайбер чыганаклар мәгълүматынча, чикләүләргә каршы торуның гомум планы "әлегә уйланылмаган".

Azatliq.org 

"Башкортстанда татар яшьләре сүлпәнәя"

26-27 гыйнвар Уфада Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләре татар яшьләре белән очрашулар уздырды. Чараларда сүз Башкортстандагы яшьләр хәрәкәте турында барды һәм аны җанландыру өчен шура төзелде.