World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 25.01.2018

Azatliq.org 

Мөфтиләр Путинга теләгәнен әйткәнме?

Русия президенты Владимир Путинның Казанда мөселман дин әһелләре белән очрашуы ике сәгать тирәсе дәвам иткән. Татар теле язмышын кайгыртып сорау бирүче булмаган.

Azatliq.org 

Кырымда тагын ике кырымтатар өендә тентүләр узды

25 гыйнвар Кырымда куәт төркемнәре Җанкөйдә кырымтатар Әнвәр Крош, Сәетләр районы Разливы авылында Эбазер Ислямов өйләрендә тентүләр уздырып аларны җирле полиция бүлекләренә алып киткән.

Azatliq.org 

ТИҮ шикаятен караучы мәхкәмә утырышында 29 гыйнварга кадәр тәнәфес игълан ителде

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Татарстан прокуратурасы кисәтүенә каршы шикаятен мәхкәмәдә карау 29 гыйнварда дәвам итәчәк. Мәхкәмәгә яңа документларны тикшерү өчен вакыт кирәк диелде.

Azatliq.org 

Медиа: Татфондбанкның элекке җитәкчесе Мусин төрмә хастаханәсенә салынган

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин Казанның 2нче санлы колония каршындагы тоткыннар хастаханәсенә салынган. Моңа кадәр ул сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрендә генә дәваланган булган.

Azatliq.org 

Трамп Эрдоганны Сүриядә хәрби чараларны туктатырга чакырды

Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны төрек гаскәренең Сүриядәге хәрби чаралары төрек һәм американ гаскәрләре арасында бәрелешләргә китерергә мөмкин дип кисәтте.