World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 18.01.2018

Azatliq.org 

Украина Радасы оккупацияләнгән җирләрне кайтаруны күздә тоткан канун кабул итте

18 гыйнвар Украина Югары Радасы "Вакытлы оккупацияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләре территорияләрендә Украинаның дәүләт суверенитетын тәэмин итүдә дәүләт сәясәтенең үзенчәлекләре" дигән канун кабул итте.

Azatliq.org 

Башкортстан ТИҮе теледебатларда президентлыкка намзәтләрнең барысының да катнашуын таләп итә

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Русия президентына мөрәҗәгать белән чыккан. Ул анда татар халкының киләчәге һәм президент сайлауга кагылышлы берничә мәсьәлә күтәргән.

Azatliq.org 

Миңнеханов: "Казанда һәм Яшел Үзәндә татар зиратларын җимерү җинаяте һаман ачылмаган"

Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларындагы каберлекләрне җимерүчеләр һаман табылмаган, дип белдерде. Ул Татарстан эчке эшләр министрлыгына эзләү эшен көчәйтергә кушты.

Azatliq.org 

Putin2018 домены 2008 елда ук теркәлгән булган

Владимир Путинның сайлау алды сайты урнашкан Putin2018 домены 2008 елда ук алынган булган. Моннан тыш, Putin2024.ru, Putin2036.ru, Putin2042.ru һәм Putin2048.ru доменнары да теркәлү узган.

Azatliq.org 

Путинга мәхәббәт: Русия телевидениесе сайлауга әзерлекне ничек яктырта

Русиядә сайлауларны күзәтүче бәйсез оешма илдәге телевидение каналларын, бигрәк тә дәүләт карамагындагыларын, теркәлү вакыты тәмамланмас борын болай да җиңәр дип көтелгән президент Владимир Путинны бушка гына мактый башлауда гаепли.