World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 30.01.2018

Azatliq.org 

Башкортлар "Урал батыр бәйрәме" уздырды

Узган атна ахырында Башкортстанның Бөрҗән районы Саргая авылы янында "Урал батыр бәйрәме" узды. Җәядән ук ату, чукмар белән чүлмәк вату, дүрт якка аркан тартышу, ат чабышлары һәм башка уеннарны карарга һәм анда катнашырга башкортлар республиканың төрле районнарыннан җыелды. Тамашачыларны иң мавыктырганы туналмаган сарык түшкәсе белән оештырылган ылак уены булды.

Azatliq.org 

"Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр сайлауга бармау белән яный

Социаль ипотека програмы нигезендә "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытка ала алмаучыларда ризасызлык арта. Алданганнар сайлауга бармау белән яный. Бүген алар түрәләр һәм төзүчеләр янына килде.

Azatliq.org 

Уфадагы Навальный штабы координаторы сак астыннан бер көнгә алданрак чыгарылды

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы координаторы, рөхсәтсез митинг оештырган өчен биш тәүлеккә сак астына алынган Лилия Чанышева Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары белән бер көн алдан иреккә чыгарылды.

Azatliq.org 

АКШ финанc министрлыгы "Кремль хисабына" татарстаннарны да керткән

АКШ финанс министрлыгы "Кремль хисабы" дип аталган Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны Конгресска тапшырган. Анда татарстаннар да бар.

Azatliq.org 

"Дәүләт машинасына каршы берни эшләп булмый"

Казаннан 30 яшьлек Әмир Хәкимуллин террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнеп 17 елга хөкем ителде. Аның хатыны оешманың исеме террорчы саналганга гына мөселманнарны озак вакытка утыртуны абсурд дип саный.