World News in Tatar
Январь
2018
13

Новости за 19.01.2018

Azatliq.org 

Прокурор Нәфыйков: экстремистлар һәм милләтчеләр вазгыятьне какшатырга тырыша

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков экстремистик һәм милләтче оешмалар вәкилләрен, төрле дәрәҗә хезмәткәрләрне татар телен укыту белән бәйле вазгыятьне дөрес кабул итмәүдә һәм вазгыятьне какшатырга тырышуда гаепләде. Прокурор экстремистик гамәлләргә катгый чаралар күрү белән янады.

Azatliq.org 

Алабуга берничә сәгать утсыз калды

19 гыйнвар көндез Алабуга шәһәре һәм "Алабуга" махсус икътисди зонасы корылмалары утсыз калды. Берничә сәгатьтән электр тәэминаты тергезелгән диелә.

Azatliq.org 

Һадиуллин: "Балалар бакчасында татар телен өйрәтү кала, ләкин мәҗбүри түгел"

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, балалар бакчаларында татар теле калачак, ләкин бакча моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк, дип белдерде.

Azatliq.org 

"Хач ману – чистарыну бәйрәме"

19 гыйнварга каршы төндә керәшеннәр Казанның Аракчино бистәсендә хач ману гыйбадәтен үткәрде. Алар моны бәкегә чуму гына түгел, ә күңелне, уйларны чистарту йоласы дип бәяли.

Azatliq.org 

"Үзәкнең бар акчаны үзенә алу омтылышы көчәя бара"

Төбәкләрдәге табыш салымының бер процентын федераль үзәккә җибәрү яки урында калдыру, икътисадчы Таһир Дәүләтшин фикеренчә, әлегә беркайда да алай ук нык сизелми. Ул төбәкләрнең башка төр салымнар аша күпкә зуррак акчаларны югалтуы, үзәкнең Татарстан һәм Башкортстан кебек уңышлырак эшләүче төбәкләрне тагын да ныграк таларга җыенуы турында кисәтә.