World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 03.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда өлкәннәр арасында хоккей турниры булды

Азнакайда хоккей буенча традицион Яңа ел турнирында район хакимияте, Кәкре Елга авылының «Куәтле» һәм шәһәрнең «Викинг» командалары катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада Кыш бабай резиденциясе эшли

Түбән Камада яшәүчеләрне Кыш бабай резиденциясенә чакыралар. Ул Габдулла Тукай исемендәге Уку һәм ял паркында ачылды. Бу турыда Татарстан Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Спас районының яшь педагогы бүләккә ия булды

Спас районының яшь педагогы Евгения Селивановага «Яшь педагог» күкрәк билгесе тапшырдылар. Ул Болгар шифаханә интернат-мәктәбе укучылары турында кайгырта. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Олимпия чемпионнары әзерләгән тренерларның пенсиясенә өстәмә түләү законы эшли башлады

2024 елның 1 гыйнварыннан Олимпия һәм Паралимпия чемпионнары, шулай ук Сурдлимпия уеннарында җиңүчеләр әзерләгән тренерларның пенсиясенә ай саен өстәмә түләү турында закон үз көченә керде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гыйнвар башы Татарстанда нормадан 8 градуска салкынрак булачак

Татарстанда 2024 елның гыйнварының беренче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия энергетика министры 12 яшьлек Казан малаена Түбән Кама ГЭСына экскурсия бүләк итте

Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Николай Шульгинов Казаннан 12 яшьлек малайның хыялын тормышка ашырган. Бу хакта Россия Хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Аномаль суыклар аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан иттеләр

Татарстанда 4-9 гыйнвар көннәрендә аномаль салкын һава торышы, тәүлеклек уртача -18..-25 градус салкын көтелә. Ул нормадан 9-17 градуска түбәнрәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Токаев: Россиядә сайлаулар зур халыкара әһәмияткә ия булачак

Россиядә алдагы сайлаулар зур халыкара әһәмияткә ия һәм Казахстан өчен аеруча кызыклы булачак. Бу хакта Egemen Qazaqstan белән әңгәмә барышында Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел сәфәрләре өчен Казан төп ун шәһәр арасына керде

Яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Казан россиялеләр арасында иң популяр ун юнәлеш исемлегенә кергән. Бу хакта «Суточно.ру» хезмәте директоры Юрий Кузнецовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...