World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 19.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды

«Ел тәрбиячесе - 2024» бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә Чаллының 37 тәрбиячесе көч сынашты. Өч этаптан торган конкурс финалына 9 тәрбияче чыкты. Икенче тур нәтиҗәләре буенча 7 педагог – «Ел тәрбиячесе» һәм 2 педагог «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинацияләрендә иң күп бал җыючылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов буранда юл хезмәтләренең нәтиҗәле эшен оештырырга кушты

Һава шартлары начар вакытта Татарстанда юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Педагоглар теләген искә алып эшләп бетерергә: Рәис яңа электрон мәгариф системасы турында

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм укучыларның ата-аналары теләкләрен исәпкә алып, республика яңа электрон мәгариф системасын эшләп бетерүне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгына йөкләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кар яву сәбәпле, Миңнеханов Татарстан халкына шәһәрдән читкә китеп йөрмәскә киңәш итте

Республика юлларында начар һава шартлары аркасында килеп туган хәлгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында аңлатма биргән һәм шәһәрара трассаларның берсендә булган вазгыятьне сурәтләгән видео урнаштырган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Леонов: Казанга Брикс уеннарына 50дән артык илне чакырырга планлаштырабыз

Бу җәйдә Казанда узачак Брикс уеннарында катнашырга берләшмә әгъзасы булган илләр генә түгел, ә берничә дустанә дәүләт тә чакырылачак. Барлыгы 50дән артык ил вәкилләре көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россия Почтасының ремонтланган 32 бүлекчәсен ачты

Бүген Татарстанда Россия Почтасының ремонтланган 32 бүлекчәсе ачылды. Ачылу тантанасын видеоэлемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышы алдыннан узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов һәм Матыцин «Фиджитал Татарстан» фестивален ачты

Казанда «Фиджитал Татарстан» фестиваленең финал ярышлары башланды. Аларда республиканың төрле районнарыннан 500дән артык спортчы алты дисциплинада җиңү өчен көрәшәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә үлгән хәрбинең әнисе авыл халкы белән маскировка челтәре үрә

Надежда Турова улын махсус хәрби операциядә югалта — ул һәлак була. Ләкин ханым өметсезлеккә бирелми, кул кушырып утырмый — туган авылында гуманитар ярдәм җыю оештыра. Авылдашлары белән саклангыч челтәрләр тегәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Алемасов исемендәге Дәүләт премиясен бирү комитеты составын үзгәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Республика клиник хастаханәсендә Татарстанда тәүге тапкыр балага бөер күчереп утырттылар

Татарстанда беренче тапкыр Республика балалар клиник хастаханәсендә балага донор бөерен күчереп утырттылар. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә татар теленнән югары курс студентлары саны ике тапкыр арткан

Соңгы елда Мәскәү белем бирү мәйданчыкларында татар теленнән база курсын тәмамлаганнан соң, югары курсларда укуын дәвам итәргә теләүчеләр саны ике тапкыр арткан. Шуңа күрә алар өчен махсус тест кертү турында карар кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручы һәм алып баручы, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты методисты, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге педагогы Альбина Вәлиева сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Язучы Шамил Идиатуллин 23 гыйнварда Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итәчәк

Киләсе атнада, 23 гыйнварда, танылган Россия язучысы, Татарстанда үсеп белем алган Шамил Идиатуллинның Мәскәүдә «За старшего» шпион романының презентациясе узачак. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гамәли семиотика институты татарча тавышны текстка әйләндерә торган сервис булдырган

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезы эшли башлаганын әйтте. Сөйләм синтезын хәзерге вакытта speech.tatar сайтында кулланып була.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Журналистларны яклау комитеты: Русиянең тикшерү изоляторлары һәм колонияләрендә 22 журналист утыра

Журналистларны яклау комитеты Русия турында сөйләгәндә ил хакимиятләре эзәрлекләгән журналистлар  арасында чит илватандашлары яки ике ватандашлыгы булган затлар күп дип искәртә.

Tatar-inform.tatar 

Казанда керемнәр турында мәгълүмат бирүне таләп итүче вазифалар исемлеге расланды

Казан хакимияте шәһәр башкарма комитетының муниципаль хезмәте вазифалары исемлеген раслады. Анда вазифага билгеләнгәндә һәм алмаштырганда муниципаль хезмәткәрләр үзләренең, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Карар документлар һәм хокукый актлар җыентыгының яңа электрон чыгарылышында чыкты.

Читать дальше...