World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 08.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Апасның Шәмәк авылында яңа клуб ачылды

Апасның Шәмәк авылында 45 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы ачылды. Республика программасы нигезендә якынча 14 млн сумлык эш башкарылды. 150,6 кв. метр мәйданлы бина үз эченә музей һәм китапханәне дә алган. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» проекты лауреатларының иҗади сменасы булды

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләр һәм лауреатлар өчен кышкы иҗади сменаны яңартты. Бу юлы Татарстанның 18 районыннан 220 бала Түбән Камада – «Камский Артек» ял лагеренда җыелды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Азат Мифтаховка тикшерү изоляторында хатыны белән очрашырга рөхсәт итмиләр

Аның хатыны Азатка яңа җинаять эше ачуларына нигез булып торырдай күрсәтмәләр биргән тоткын - Евгений Трушовка хат язган булган. Трушков бу хатны җинаять эшенә кушуларын сорап тикшерүчегә гариза язган. "Тикшерүче хатны безгә очрашырга рөхсәт итмәү өчен туры килә торган сәбәп дип тапты", ди Горбань.

Tatar-inform.tatar 

Сергачта чемпионнар балаларга милли көрәш буенча мастер-класс күрсәтте

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре «Лидер» физкультура-савыктыру комплексында билбаулы көрәш буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары милли көрәш нигезләрен үзләштерә башлаган балалар һәм яшүсмерләр өчен мастер-класс күрсәтте. Бу хакта «Туган як» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Австралиядәге татар активистлары Фәләстинне яклау чараларында катнаша

Татар активистлары шулай ук Австралиядә Израил тауарларына бойкот белдерүне сорап җирле парламент вәкилләренә петицияләр язуын, Австралия хөкүмәтеннән Израилгә җибәреп торган ярдәмен туктатуны таләп итүен әйтә.

Tatar-inform.tatar 

Сайлауда Владимир Путинны хуплап җыелган имзаларны 58 төбәк тапшырган

2024 елгы сайлауда Россия Президенты Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплау документларын 58 төбәк тапшырган. Бу турыда дәүләт башлыгы вазифасына кандидат сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Татар бистәсе урынында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба табылган

Мәскәүнең Зур Татар урамында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба кыйпылчыклары табылган. Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында оештырылган. Бу турыда башкала мэры Сергей Собянин Телеграм-каналында сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Башкортстан активисты республика башлыгын сайлауга халык намзәтен чыгарырга чакыра

"Бу ел - сайлаулар елы. Русия президенты сайлауларын калдырып торыйк, анда болай да барысы да аңлашыла. Әмма республика башлыгын сайлау - Башкортстан халкы өчен бик мөһим. Безнең республиканың киләчәге тулысынча үзебездән генә тора" ди Фәрит Рәхмәтуллов.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 30 градус салкын саклана, җил аркасында өшү куркынычы арта

Якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, һава температурасы төшү фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ике бала сөрем газы белән агуланган

Азнакайда Нефтьчеләр урамындагы йорттагы фатирларның берсендә апалы-энеле туганнар сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Владимир Путинны хуплап имза җыюны дәвам итәләр

Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итүне хуплап Татарстанда имзалар җыю дәвам итә. Россия лидерына киләсе срокка барырга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә зур сәүдә үзәкләрендә ярдәм итәргә мөмкин.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда идән астында 10 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән ир-атны коткарганнар

Казанда Дача урамында шәхси йортта ир-ат идән астындагы тирән чокырга төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коткаручылар салкын һава торышы булганда янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртте

9 гыйнварда төнлә һәм иртән республика территориясендә һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлате сохраняется морозная погода

Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления в Нурлатском районе с 21 час. 8 января до 09 час. 9 января 2024 г.

Tatar-inform.tatar 

Сайлауда Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллион имза җыйганнар

2024 елда сайлауда Владимир Путинның үзен-үзе президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта ТАСС Мәскәүнең 52нче хастаханәсе баш табибы, сайлау штабы рәистәше Марьяна Лысенкога сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Сәмигуллин: Татарстанда Путинны хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша

Татарстанда Россиянең хәзерге Президенты Владимира Путин кандидатурасын 2024 елда ил президентын сайлауда хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

Читать дальше...