World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 14.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Актанышның Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кискән

Актанышның Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларын да, Актанышка күченгән якташларын да төрле чараларга җәлеп итә. Шушы көннәрдә Роза ханым чакыруы буенча авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисү өмәсенә җыелды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Тукай районында яшәүче үз хисабына музей тота һәм күчмә экскурсияләр оештыра

Татарстанның Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә экспонатларга бай музей эшли. Аны шунда яшәүче Михаил Жилин үз хисабына баета, төрле очрашулар үткәрә. Музей бистә мәктәбенең бер бүлмәсендә урнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Нефтехимик» – «Ак Барс» каршылыгында бердәнбер алканы Казан командасы уенчысы кертте

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары көч сынашты. Җиңүне 1:0 исәбенә «Ак Барс» яулады. Матч Түбән Камада узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясыйлар

Хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм туганнары да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы һәм «Ватан сакчылары» фонды белән тыгыз элемтәдә тора. Әле менә күптән түгел «Ватан сакчылары» фондының Әлмәт бүлеге координаторы Ольга Ильдукова инициативасы белән «Нур» психологик ярдәм үзәгендә хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тормыш иптәшләре, якыннары белән якынча 160 җитештерелгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

РФ транспорт министры Татарстанда яшәүче 15 яшьлек Диананың Яңа ел хыялын чынга ашырды

РФ транспорт министры Виталий Савельев «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстанның Болгар шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Диана Зиннәтуллинаның хыялын (ул Яңа елда үз фотоаппараты булуын теләгән) чынга ашырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Давоста коронавирустан 20 тапкыр куркынычрак булган «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар

17 гыйнварда Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булган билгесез чир - «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар. Чараның сайтында урнаштырылган белдерүдә шулай диелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәссам Илдус Мортазин волонтер һәм махсус операциядә катнашучы хәрбинең портретын ясаган

Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин безнең заман геройлары турында картиналар сериясен дәвам итә. Ул «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган яңа картинасын махсус операциядә катнашучы хәрби һәм волонтер Фидаил Зариповка багышлаган. Картина хәзерге вакытта Чаллыдагы галереядә оештырылган күргәзмәдә урын алган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсе мөселманнары кече хаҗ кылды

30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр мөселманнар өчен изге урыннарга кече хаҗ (гомрә) кылган хаҗилар төркеме - Пенза өлкәсеннән 52 кеше Мәскәүнең Домодедово аэропортына төште. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре РФ мөселманнары Диния нәзарәте яклавы астында эшләүче Россиядәге иң зур мөселман туроператорларыннан берсе булган «Мөслим-Тур» юлламалары буенча хаҗ кылды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәрендә «И туган тел, и матур тел» сәнгатьле укучылар бәйгесе узачак

Төмән өлкәсенең Тубыл каласында «И туган тел, и матур тел» ХХIХ сәнгатьле укучылар ачык шәһәр бәйгесе узачак. 1992 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара туган тел көненә багышланган конкурс Тубылда 1992 елдан бирле үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Астория» кунакханәсендә янгын чыгу сәбәпле, Павлюхин урамында хәрәкәт чикләнде

Казанның Павлюхин урамында янгын чыгу сәбәпле, машиналар хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шешәгә тутырылган суда кеше өчен куркыныч кисәкчекләр тапканнар

Бер литрлы су шешәсендә 240 меңгә якын пластик фрагменты табылган, алар кеше сәламәтлеге өчен бик тә куркыныч. Бу хакта Bloomberg Колумбия университетында үткәрелгән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Труд» газетасы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песков: Путин үзенең барлык вәгъдәләрен истә тота һәм аларны шәхсән үти

Россия Президенты Владимир Путин үзенең барлык планнарын һәм вәгъдәләрен истә тота, ә соңыннан, датасын билгеләп, аларны шәхсән үзе гамәлгә ашыра. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа Савин районы сайлау комиссиясе рәисенә «Россия волонтерына» медале тапшырылды

Казанның Яңа Савин районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Малышева «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...