World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 26.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен тәкъдим иттеләр

Башкаланың «Саклагыч капламаларның технологик системалары» компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен күрсәтте. Үз проектын ул Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында тәкъдим итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Новокузнецкиның «Чулпан» мәчетендә «Безнекеләр – ул без» хәйрия акциясе узган

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә «Безнекеләр – ул без» дип аталган хәйрия акциясе узды.15 гыйнварда мәчет имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов хәрбиләр өчен посылкалар җыю башлануы турында игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин махсус операциядәгеләрнең гаилә әгъзаларын милеккә салымнан азат итүне йөкләячәк

Финанс министрлыгына һәм төбәкләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның хатыннарына һәм балаларына да милек салымына ташламаларны тарату мәсьәләсен эшләргә күрсәтмә биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов БРИКС чараларын оештыру комитетына үзгәреш кертте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында чараларга әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов, Чупшева һәм Шувалов Татарстандагы инвестпроектлар турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны алга җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева һәм ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнехановка нефть-газ химиясе өчен җиһазлар күрсәттеләр

Нефть-газ, химия һәм нефть химиясе җиһазлары җитештерүче «Уралхиммаш» компаниясе Татарстанның зур предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында компаниянең идарәче оешмасы генераль директоры Тамара Кобаладзе хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин: Махсус хәрби операция зонасында 600 меңнән артык кеше исәпләнә

Бүгенге көндә махсус операция зонасында 600 меңнән артык кеше бар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы студентлар белән очрашуда әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Эфир»ның элеккеге баш мөхәррире Түбән Кама телерадиокомпаниясен җитәкләде

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Түбән Кама телерадиокомпаниясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Алена Демина үз вазифаларына дүшәмбе, 29 гыйнварда, керешәчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чупшева: Миңнеханов ил дәрәҗәсендә үсә торган барлык проектларны эшләүдә катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгына нигез салынганнан бирле аның күзәтчелек советы составына керә. Барлык проектлар - беренчеләрдән һәм хәзер гамәлгә ашырылганнары республика җитәкчесе катнашында эшләнә. Бу турыда Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: ВЭБ.РФ проектлары ярдәмендә Татарстанда 18 мең эш урыны булдырылды

ВЭБ.РФ проектлары ярдәмендә Татарстан моношәһәрләрендә заманча сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килде, зур проектлар ярдәм ала. Шулай итеп, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә сәнәгать парклары, мәктәпләр ачылды. Бу хакта ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик бизнес-миссиясе вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Лаеш районындагы хәлдән соң, Русиядә дини әдәбиятны экстремист дип табу дәгъваларын бары тик төбәкләрнең Югары мәхкәмәләрендә караячаклар

2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тыйды. Моны Югары мәхкәмә дә раслады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды.

Azatliq.org 

БМО мәхкәмәсе Израилгә Газзәдәге хәрби операция белән бәйле берничә таләп куйды

Аерым алганда, мәхкәмә Израилдән Газзә сызыгындагы фәләстин халкының геноцидын булдырмас өчен чаралар күрүен таләп итә. Шулай ук геноцидка чакыруларны булдырмауны, Газзәдәге һуманитар вазгыятьне яхшыртуны. Израил күрелгән чаралар турында бер айдан соң мәхкәмә каршында хисап бирергә тиеш булачак.

Tatar-inform.tatar 

Игорь Шувалов Чаллыда тест полигонында «Атом» электромобилен сынап карады

ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булды, анда аңа төнге зарядлы КАМАЗ-6282 электробусын һәм «Атом» платформасын тәкъдим иттеләр. Ул электрокарны тест полигонында сынап карады. Видеоны дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте телеграм-каналында куйган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли музее иртәгә гаиләләрне бушлай мәдәни чараларга чакыра

Иртәгә 12.00-15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән» программасы узачак. 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр музейга гаиләләре килгән кунаклар өчен керү бушлай.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы имамының яңа өендә «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесе булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендә эш сәфәрендә. Бүген ул Йолдыз авылында «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 11 Covid-госпиталь эшли

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручыларга ярдәм күрсәтелә торган 11 госпиталь эшен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Башкорт активисты Дим Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын җиткерде

Активистны хастаханәгә салганнар, тик аның туганнары хастаханәдән документлар ала алмаган. Адвокаты ирнең авыр хәлдә Уфадагы хастаханәләрнең берсендә ятуын әйтә.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ришат Сафиуллин из Нурлата стал победителем зонального тура конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд»

Председатель Нурлатской общественной организации инвалидов войны в Афганистане и других локальных конфликтов Ришат Сафиуллин в республиканском конкурсе принимает участие в номинации «Мужчина – лидер».