World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 18.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә «Батырлык өчен» медале һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыклары тапшырылды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән сержант Сергей Скибинга «Батырлык өчен» медале, ефрейтор Радик Имамиев һәм кече сержант Дмитрий Антоновка «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минзәлә татар дәүләт драма театры Уфада башкорт режиссерының спектаклен күрсәтә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән килә. 4 февральдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры сәхнәсендә театр «Шулай булды шул» спектаклен күрсәтәчәк. 8 февральдә исә артистлар Илеш районында яшәүчеләрне Югары Яркәйдә тагын ике спектакль белән сөендерәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган. Моннан тыш, күргәзмәдә фотосурәтләр, композиторның автографлы китабы, фотолар, ноталы җыентыклар тәкъдим ителә, сынлы сәнгать әсәрләре дә бар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә катнашучыларны мыскыл иткән өчен үзбәк якташлыгы башлыгына эш ачылды

Мәскәүдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны мыскыл иткән өчен үзбәк якташлык җәмгыяте башлыгы Усман Баратовка карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар мөфти Равил Гайнетдингә рәхмәт сүзләре юллады

21нче мотоукчы бригадасы имамы, Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсен тәмамлаган, үз теләге белән махсус операция зонасына киткән Адильгалей Мустафиев хәрбиләр исеменнән мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм хәзерге вакытта Авдеевка янында дошманга каршы көрәшүче солдатлар өчен даими хәйрия поездлары оештыручыларга рәхмәт сүзләре юллады. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алексей Песошин Төбәк инвестицион стандартын активрак гамәлгә кертергә кушты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Инвестицион үсеш агентлыгына Төбәк инвестицион стандартын активрак гамәлгә кертергә кушты. Узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ул шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Төзелеш министрлыгы декабрь аенда җылылык өчен түләүнең арту сәбәбен аңлатты

2023 елның декабрендә Татарстанда аномаль салкыннар күзәтелү сәбәпле республикада җылылык энергиясен куллану артты. Димәк, түләү квитанцияләрендә әлеге коммуналь хезмәт өчен түләүләр дә артып килде, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Армиядә хезмәт итүдән IT-кичектерүгә гариза тапшыру сроклары билгеле

2024 елгы язгы чакырылыш кысаларында армиядә хезмәт итүдән IT-кичектерүгә гаризаларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында 22 гыйнвардан 6 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, диелә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ профессоры: Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып килә

Алдагы ялларда Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып киләчәк. Әмма кыска вакытка гына җылытып алачак, инде киләсе атна башында ук салкыннар кире әйләнеп кайтачак. Бүген КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йошкар-Олада Муса Җәлил, аның көрәштәшләренең әсәрләре буенча инсценировкалар бәйгесе уза

2024 елның 15 февралендә 10.00 сәгатьтә Йошкар-Оладагы Республика татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең (Гайнан Кормаш, Мансур Гаязов һ.б. фронтовик шагыйрьләр) әсәрләре буенча XXVIӀ шәһәр инсценировкалар бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ метеорологы: Ике көн эчендә Казанда айлык нормага якын күләмдә кар явачак

Алдагы ялларда Татарстанга аномаль җылылык һәм явым-төшемнәр килә. Әгәр Россия Гидрометеоүзәгенең фаразы чынга ашса, ике тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак. Бүген КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Башлыгы Баймактагы массакүләм тәртипсезлеккә бәйле вазгыятьне шәрехләде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кичә Баймакта булган вазгыятькә аңлатма бирде. Ул экстремизм һәм вазгыятьне какшату омтылышларына түзеп тора алмаячагын белдерде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Азат Мифтаховка ачылган "террорчылыкны аклау" турындагы җинаять эшен Кировта караячаклар

Мәхкәмә утырышы 30 гыйнварга билгеләнгән. Былтыр 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайткан иде.

Tatar-inform.tatar 

Вячеслав Володин Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутат Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды. Парламентарий Россия парламентаризмын үстерүгә керткән өлеше, актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде, дип хәбәр итә депутатның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ростов-на-Дону шәһәрендә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү дәресләре үткәрелә

Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы каршында Ростов-на-Дону шәһрендә берничә ел дәвамында татар (туган) телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен якшәмбе курслары үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Заявки на участие в конкурсе афиш «Театрального Приволжья» можно подать до 17 февраля

До 17 февраля принимаются заявки на участие в конкурсе на лучшую разработку афиши или плаката окружного этапа V сезона Фестиваля детских и молодежных коллективов «Театральное Приволжье».

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе татарлары «Кыш бабай остаханәсе - 2024» Яңа ел бәйгесе җиңүчеләрен билгеләде

Чиләбе өлкәсендә «Кыш бабай остаханәсе - 2024» Яңа ел бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры студентлар аудиториясе өчен махсус язылган спектакль чыгара

21, 22, 23 февраль көннәрендә Тинчурин театрында драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы чыгачак. Пьеса Тинчурин театры заказы белән «Иттифак» музыкаль төркемен күздә тотып махсус язылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» һәм Татарстан Суга сикерү федерациясе хезмәттәшлек турында килешү төзеде

18 гыйнварда «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә Татарстан Суга сикерү федерациясендә 2023 елга нәтиҗә ясадылар. Сәламләү доклады белән ТР Суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов чыгыш ясады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры «Пушкин картасы» белән күрсәтү өчен «Җан Баевич» спектаклен чыгара

Тинчурин театры «Пушкин картасы» белән күрсәтү өчен Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» пьесасы буенча спектакль чыгара. Театрның ни өчен бу әсәрне сайлавын театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм алдагы планнары турында хәбәр бирелгән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сөйләде.

Читать дальше...