World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 01.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск спортчысы грек-рим көрәше Россия беренчелегенә юллама алды

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчесе Альберт Минһажев Россия беренчелеге ярышларында катнашачак. Илкүләм ярышларында катнашу хокукына ул Идел буе федераль округы бәйгесендә призлы урын алуы белән ия булды. Бу турыда «Заман сулышы» Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортының яңа терминалын ачык китап рәвешендә төзергә ниятлиләр

Казан аэропортының өченче пассажирлар терминалы концепциясен Татарстан Транспорт министрлыгы коллегиясендә тәкъдим иттеләр. Яңа бинаны ачык китап формасында төзергә телиләр, чөнки аэропорт татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Ике ел эчендә Татарстанда 6 алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылды

Ике ел эчендә Татарстанда 6 алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылды. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Президент Владимир Путинга шулай дип җиткерде. Бу хакта һәм республиканың заманча мәгариф инфраструктурасын булдыру өлкәсендә эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында ул Әлмәттә югары нефть мәктәбен ачу тантанасында сөйләде. Дәүләт башлыгы чарада видеоэлемтә форматындагы катнашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «йорт-мәктәп-йорт» маршрутларының иминлегенә игътибар итәргә чакырды

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Һәм аеруча «өй-мәктәп-өй» маршрутларының куркынычсызлыгына игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ЮХИДИ штрафларын тизрәк түләтә башлаячаклар

Суд приставлары федераль хезмәте россиялеләрдән ЮХИДИ линиясе штрафларын түләтүне тизләтү ысулын тапкан: алар төбәкләр буенча таратылмаячак, ә барысы да бер бүлек аша узачак. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте директоры Дмитрий Аристов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

2 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасына авыл туризмына ярдәм турында закон проекты кертелде

Дәүләт Думасына авыл туризмына ярдәм турында закон проекты кертелде. Бу хакта аның авторларының берсе, Думаның икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Надежда Школкина хәбәр итә. Аның сүзләренчә, документ тармак законында «авыл туризмы» төшенчәсен эчке туризмны үстерү юнәлешләренең берсе буларак ныгытырга тиеш. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин видеоэлемтә аша Әлмәттә Югары нефть мәктәбен ачты

Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Әлмәт дәүләт нефть институты базасында төзелгән «Югары нефть мәктәбе» фәнни-тикшеренү, уку үзәген ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм уку йорты ректоры Александр Дьяконов катнашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гаилә елында Татарстан музей һәм театрларында «Гаилә абонементы» акциясе гамәлгә керә

Татарстан мәдәният учреждениеләрендә «Гаилә абонементы» акциясе старт алды. Ул гаиләләргә музей, театр һәм башка мәдәни объектларга барганда ташлама алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Волынец хатын-кызларны аборттан туктатучы медицина хезмәткәрләрен бүләкләргә тәкъдим итте

Россиядә медикларга Вифлеем сертификатын бирүнең федераль регламентын эшләргә тәкъдим иттеләр. Сертификатның акчалата күләме — йөклелекне өзү бәясе, ул бу карарны бала тудыру файдасына үзгәрткән саен булачак.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган

Янәсе 2021 елда Турлан Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән. Бу җинаять эше нигезендә мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков та тоткарланган иде. Хәзергә ул шаһит булып бара.  Ә Хәлилов - бердәнбер шикләнелүче.

Tatar-inform.tatar 

Когогина Татарстанның кадрлар әзерләү тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга тәкъдим итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстанны мактады һәм икътисадның реаль секторын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә республика тәҗрибәсен таратырга тәкъдим итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Гаилә» мәчетендә «Син һәм Мин» танышу кичәләре башлана

Бүген, 1 февральдә, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Син һәм Мин» дип исемләнгән яңа проект башлана, әлеге чарада 25-35 яшьлек ялгызлар бәхетле гаилә кору өчен таныша алачак. Танышу кичәсе Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча 18:30 сәгатьтә башлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эшен тәнкыйтьләде: Шикаятьләр бик күп

Татарстан халкыннан җәмәгать транспорты эшенә кагылышлы зарлану һәм шикаятьләр күп килә. Һәм күрелгән чаралар җитәрлек түгел. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алты ел эчендә Татарстан экологиягә 60,5 млрд сум акча керткән

Табигатьне саклау чараларына Татарстан алты ел эчендә 60,5 млрд сум акча күчергән һәм берничә миллион кешенең яшәү шартларын яхшырткан. Бу хакта бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Ул бу саннарны Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Идел» клубының эксперт дискуссиясе вакытында китерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан бәхетле гражданнар иң күп булган төбәкләр арасына керде

Татарстан үзләрен бәхетле дип санаган гражданнар саны буенча өченче урынны алды. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 11 проценты 5 баллга үзләрен бәхетле хис итә, дип яза «СенатИнформ». Әлеге күрсәткеч бары тик Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә (халыкның 22 проценты 5 баллга бәхетле), шулай ук Түбән Новгородта (16 процент) гына югарырак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына түгәрәк өстәл оештырды

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлен оештырды. Түгәрәк өстәл утырышында «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Совет районы суды Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын озайтты

Казанның Совет районы суды «Азатлык радиосы»ның* Татар-башкорт хезмәте редакторы Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын озайтты. Ул тагын ике ай вакытын тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

Читать дальше...