World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 10.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәннең Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләсенең рубин туен мәдәният йортында үткәрделәр

Чирмешән районы Әмир авылында яшәүче Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар 40 ел бергә гомер итү юбилейларын – рубин туйларын авыл мәдәният йортында зурлап үткәрде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Жуков медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Жуков медале белән бүләкләнде. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашуда медальне мобилизацияләнгән егетнең гаиләсенә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә

Ульяновск Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә. Бу турыда Ульяновскиның «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чернышенко Казанга «Киләчәк уеннары»на 30 илдән 2 меңнән артык волонтер киләчәген әйтте

Казанга «Киләчәк уеннары»на 30 илдән 2 меңнән артык волонтер киләчәк. Бу хакта журналистларга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Васил Шәйхразыев Себер федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә. Биредә ул Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм ярышында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм ярышында катнашучыларны сәламләде. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планының 13 проценты үтәлгән

Татарстанда программа нигезендә быелгы планнан 13 процент, ягъни 399 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, 2024 елда ким дигәндә 3,15 млн кв.метр торак мәйдан тапшыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан авиакомпаниясе вәкиле: Экспертлар билет бәясе кыйммәтләнәчәген әйтә

Якын киләчәктә Россиядә авиабилетлар бәясен чираттагы тапкыр арттыру күздә тотыла. Бу хакта, шулай ук төрле компанияләрдән очу бәясенең аермасы турында «ЮВТ Аэро» оешмасы генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестиваленә 1,5 меңнән артык тамашачы килде

Татарстанның Мөслим районында өченче тапкыр «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале узды. Бәйрәмнең төп атрибуты булып җигелгән атлар һәм аударыш милли уеннары тора. Эчке эшләр министрлыгы исәпләвенчә, фестивальгә 1,5 меңнән артык кунак килгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министры: кеше үз саулыгын тикшерми торган иң куркыныч ара — 40-65 яшь

Эшкә яраклы өлкән яшьтәге татарстанлылар еш кына үз сәламәтлеген карамый. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин туры эфирда шушы фикер белән уртаклашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселева яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: Һичшиксез, без «Киләчәк уеннары»н лаеклы уздырачакбыз

Казанда «Киләчәк уеннары» югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов һәм Чернышенкога Казанда туризм тармагына кадрлар әзерләү турында сөйләделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Казанда туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә булдылар. Кунакларга туризм тармагы белгечләрен әзерләү ничек оештырылачагы турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Баймакта халык җыенында катнашкан кешеләрне Апатиты һәм Сургут шәһәрләрендә тоткарлаганнар

Инсаф Исламов гаиләсе белән Апатиты шәһәрендә яши. Ул шундагы тикшерү изоляторында тотыла. Сургут шәһәрендә Илнур Асылгужин тоткарланган. Аңа әле чикләү чарасы билгеләнмәгән.

Tatar-inform.tatar 

Чернышенко һәм Миңнеханов «Казан Экспо» аккредитация үзәге эше белән танышты

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә аккредитация үзәге эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...