World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 08.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Тукай районы хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көненә күчмә мунча җибәрә

Татарстанның Тукай районында хәрбиләр өчен «ГАЗ – 66» автомобиле базасындагы автобустан мунча ясаган. Бу районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелгән икенче мунча булып тора. Аны «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖдә хезмәт куючы ир-егетләр ясаган. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Нурлат районында тулаем территориаль продукт 85 миллиард сум тәшкил иткән

2023 ел нәтиҗәләре буенча Нурлат районында тулаем территориаль продукт 85 миллиард сум тәшкил иткән. Бу моннан алдагы чор белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Төяп җибәрелгән продукция күләме дә, шуның кадәр үк артып, 39 миллиард сум тәшкил иткән. Муниципалитет башлыгы Дамир Ишкинеев район Советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр парламенты - яшьләр өчен зур сәяси мәктәп

Бүген Саратовта Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Туй көнем һәм бүгенгем» фотомарафоны игълан итте

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Туй көнем һәм бүгенгем» дип аталган фотомарафон игълан итте. Бу турыда «Яңарыш» газетасының «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сургутта «Сандугач» балалар коллективының «Син кояш кебек!» тамашасы була

11 февральдә Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының балалар составы «Син кояш кебек!» дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нурлат районында уртача хезмәт хакы 25 процентка арткан

2023 ел нәтиҗәләре буенча Нурлат районында уртача хезмәт хакы 56 мең сумнан арткан, бу моннан алдагы чор күрсәткечләрен дүрттән бер өлешкә узып киткән. Район муниципаль советы утырышында шул хакта билгеле булды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде

Татарстан Хөкүмәте республикада Гаилә елын үткәрүне оештыру комитетын раслады. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева комитет рәисе итеп билгеләнде, диелә шул хактагы боерыкта.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ метеорологы: Казанда февральнең беренче атнасында айлык норма күләмендә кар яуды

Татарстан башкаласында кышның соңгы аеның беренче атнасында бүгенге буран нәтиҗәсендә айлык норма күләмендә кар яуды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфада «Мортаза Рәхимов» энциклопедиясе басылып чыккан

Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты коллективы Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Мортаза Рәхимов» энциклопедиясен әзерләгән һәм бастырып чыгарган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Халыкара күргәзмәләр ассоциациясе башлыгы белән KazanForum хакында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясенең идарә рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмә оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумына әзерлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Алиевны Азәрбайҗанда Президент сайлауларында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда Президент сайлауларында җиңгән Илһам Алиевка котлау телеграммасы юллады. Тавыш бирү нәтиҗәләре гамәлдәге дәүләт башлыгының республика халкы алдындагы бәхәссез абруен раслады, дип язган ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» газета-журналларына язылучылар арасында 17 бүләк уйнаттылар

«Татмедиа»да 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. «Язылган өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә 452 кеше катнашты, алар арасында Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән дә газета-журналларга язылучылар бар иде. Төп бүләккә Балтач районы кешесе лаек булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлатта яңа су әзерләү станциясендә булды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районында булды. Ул 2023 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясендә катнашты. Сәфәр барышында Алексей Песошин Нурлат шәһәрендәге су алу төене булган су белән тәэмин итүнең яңа системасы эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Старые Ургагары

Старые Ургагары (Иске Үргәагар авылы) — село в Алькеевском районе Республики Татарстан, в составе Новоургагарского сельского поселения, находится в Западном Закамье в бассейне реки Актай, в 9 км к востоку от районного центра, села Базарные Матаки. К северной части села… Далее

Tatar-inform.tatar 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка дүрт кандидатны теркәүдән баш тартты

Россия Үзәк сайлау комиссиясе ил Президенты вазифасына дүрт кандидатны теркәүдән баш тартты. Моның сәбәбе – дөрес имзаларның җитәрлек санда булмавы, шулай ук сайлаучыларның яраксыз имзалары проценты зур булу, дип хәбәр итә РФ Үзәк сайлау комиссиясе.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард.Татар» һәм «Китап» радиосы татар суфие Мәүла Колыйның шигырьләрен яздырды

«Миллиард.Татар» порталы һәм «Китап» радиостанциясе Идел-Урал урта гасыр суфи шигъриятен популярлаштыруны максат итеп куйган проект гамәлгә ашыра башлады.

Читать дальше...