World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 02.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Арчада «Гаиләнең нигезе – хатын-кыз» дип исемләнгән чара булды

Бүген, 2 ферваль көнендә, Арча педагогия көллиятендә «Гаиләнең нигезе – хатын-кыз» белем бирү иҗади-мәгърифәтчелек проект-чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессеның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан онкодиспансеры баш табибы: Казанга тагын бер онкополиклиника кирәк

Татарстан башкаласына тагын бер онкология поликлиникасы кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе ишегалларын кардан чистартуда катнашучыларны бүләкләргә җыена

Казанда кар күп яуганда үзләренең йорт яны территорияләрендә кар чистартуда актив катнашкан кешеләрне бүләкләячәкләр. Шәһәр кешеләренә территорияләрне яшелләндерүдә ярдәм итәчәкләр, аларның ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылачак, ә иң чиста ишегалды кар чистарту техникасы алачак. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Василий Лысачкин кар чистарту штабы утырышында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә гаризалар кабул ителә

2024 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театраль белем бирү фестивале узачак. Гаризалар кабул итү 15 апрельдә тәмамлана. Форум онлайн һәм офлайн уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин кадрларга мохтаҗ шәһәрләрдә ташламалы ипотека кертү турында уйларга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотеканы Россиянең Европа өлешендә, Урал һәм Себер шәһәрләрендә кертергә мөмкин, алар кадрларга мохтаҗ һәм белгечләрне башка урыннардан җәлеп итә. Бу хакта ул «Барысы да Җиңү өчен» форумында катнашучылар белән очрашуда белдерде, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ятим балаларга торак сатып алу өчен сертификат кертелергә мөмкин

Татарстанда ятим балалар өчен торак сатып алуга сертификат кертелергә мөмкин. Шул рәвешле, аларга түләү яки торак фондыннан фатир алуны сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов 4 кешене «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләү карарын имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Документ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сайлау алды агитациясе һәм «Мобиль сайлаучы» механизмы турында фикерләштеләр

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре катнашында семинар узды. Чарада сайлау алды агитациясен үткәрү, түләүсез эфир вакытын бүлү өчен җирәбә салу, «ИнформУИК» проектын гамәлгә ашыру һәм «Мобиль сайлаучы» механизмы мәсьәләләре яктыртылды. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Татарстанда Х5 кибетләре продукциясенең өчтән бере республикада җитештерелгән

Х5 челтәренең Татарстандагы кибетләре киштәләрендә сатыла торган продукциянең өчтән бер өлеше республикада җитештерелгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов X5 Group компаниясенең вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән багланышлар директоры Станислав Богданов белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Журналист Рәмис Латыйповка атказанган матбугат хезмәткәре мактаулы исеме бирелде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Блогер Илнар Идрисов: Милли бию белән бәйле видеолар бик күп карау җыя

Блогер Илнар Идрисов милли темага төшерелгән видеоларның кайсылары иң күп карау җыюын әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Татар телендә өстәл уеннары: ун елда нәрсәләр эшләнде

Ун ел элек татарча өстәл уеннарын табу мөмкин түгел иде. Хәзер алар елдан ел күбәя һәм сыйфат ягыннан да яхшыра бара. Авторлар классик өстәл уеннарын татарчага тәрҗемә итеп кенә калмый, аларны милли эчтәлек белән дә баета. Азатлык өстәл уеннары ясаучылар белән сөйләшеп, татарча уеннарга күзәтү ясады.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарын билгеләделәр

Татарстанда сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның яңа урынбасары Вера Семенова булды. Бу боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Журналистлар берлеге рәисе: Чыгышларымда Татарстанны һәрвакыт мисал итеп китерәм

Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев балалар һәм үсмерләр өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге буенча Татарстанның үрнәк күрсәтүен ассызыклады. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әсгать Сәфәров: Массакүләм мәгълүмат чаралары бурычы - вазгыятьне какшатуга каршы тору

Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров РФ Президентын сайлау алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы - вазгыятьне какшату, коткы таратуга омтылышларга каршы тору булуын ассызыклады. «Татарстан гына түгел, бөтен Россия журналистларының мобилизациясе мөһим», – диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәфәров махсус операция зонасында булган «Татар-информ» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция зонасында булган «Татар-информ» агентлыгы журналистларына рәхмәт әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Президентны сайлауда дистанцион тавыш бирүгә 700 меңнән артык гариза бирелгән

Россия Президентын сайлауда дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашырга теләк белдереп, 740 мең кеше гариза бирде. Шулай ук тагын 160 мең гариза «Мобиль сайлаучы» сервисы аша булган урынында тавыш бирү өчен килгән. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сөйләде, дип яза ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песошин Алексеевск районының конкурентлык өстенлекләре турында әйтте

Татарстан Алексеевск районының инвестицион проектларны җәлеп итүгә ярдәм итә алырлык берничә конкурент өстенлеге бар, муниципалитет администрациясенә бу юнәлештә эшләүгә игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Алексеевск районы Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Читать дальше...