World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 14.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Актаныш хәрбие Гашыйклар көнендә гаилә корган

Актанышның Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач, сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә кордылар. Алар туй көнен 14 февраль - Гашыйклар көненә билгеләгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әсгать Сәфәров Президент сайлаулары турында: Бу – үз җитәкчеңә ышаныч белдерү дигән сүз

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында 15-19 мартта Россия Президенты сайлаулары турында искәртте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин: 1 апрельдән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакы 50 процентка кадәр арта

2024 елның 1 апреленнән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлеше шактый үсәргә тиеш. Киләчәк технологияләр форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип чыгыш ясады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәиси Миңнехановка Казанга БРИКС чараларына килергә җыенуын әйтте

Иран Президенты Ибраһим Рәиси Казанга килергә һәм БРИКСның чараларында катнашырга планлаштыра. Бу хакта ул Тәһранда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әсгать Сәфәров Теләче районының еллык нәтиҗәләрен уңышлы дип бәяләде

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул чыгышында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

1 марттан Россиядә кечкенә шәһәрләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләү артачак

1 марттан Россиядә беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен 2023 елдан кертелгән айлык түләүләр арттырылачак. 2024 елның апрелендә белгечләр аларны югары күләмдә алсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин булачак технологияләр форумының пленар сессиясендә белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хоккейчы Данис Зарипов Казанда Путин штабы волонтерлары белән зарядка үткәрде

Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның Казанда республика сайлау штабында «Спорт өчен! Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив мастер-классы узды. Әлеге спорт чарасы төрле яшьтәге актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Балык Бистәсе районының икътисади күрсәткечләр үсеше өчен резервлары бар

Балык Бистәсе районында икътисади күрсәткечләрне тагын да арттыру өчен җитди резервлар бар. Район Советының хисап сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белән уртаклашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Теләчедән Алмаз Фәсхетдинов: Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы борчый

Теләче муниципаль районының «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәис «Төньяк-Көньяк» коридоры һәм Татарстанда Иран сәүдә үзәген булдыру турында сөйләште

«Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры перспективалары, шулай ук Татарстан-Иран хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның нефть министры урынбасары Мохсен Хуҗастәмәхр белән очрашуда фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан студентларының «Путин кебек» дигән клибын федераль яңалыкларда күрсәттеләр

Казанда укучы чит ил студентлары «Путин кебек» («Такого как Путин») дип аталган музыкаль клип төшергән. Студентларның иҗат җимешен «Россия 24» федераль телеканалы яңалыкларында күрсәттеләр.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Мәскәүдә тарихчы Камил Галиевка "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салганнар

Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Социаль фонды үлгән туганның пенсия тупланмасын алу мөмкинлеген сөйләде

Узган ел Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге үлгән татарстанлыларның 2,5 мең варисына пенсия тупланмаларын күчергән. Гомуми сумма 122,8 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бүген «Татар-информ»га төбәк Социаль фондының матбугат хезмәтендә туганы үлгәннән соң нинди вакытта гариза бирергә һәм акчаларны сезгә кайчан күчерәчәкләре турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: Казанда БРИКС саммитында без Иран Президенты Рәисине көтәбез

Эш сәфәре белән Тәһранга килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның тышкы эшләр министрының ике урынбасары — сәяси мәсьәләләр буенча Али Багери һәм БРИКСта ышанычлы зат (шерпа) Мәһди Сәфәри белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Новые Салманы

Новые Салманы (Яңа Салман авылы) — село в Алькеевском районе Республики Татарстан, в составе Салманского сельского поселения, находится в Западном Закамье на реке Салманка, в 13 км к северо-западу от районного центра, села Базарные Матаки. Основание села Новые Салманы относят… Далее