World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 09.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Казан мэры Вячеслав Володинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның «Күпьеллык намуслы хезмәте өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны шәһәр башлыгына Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасына балалар пособиесе алу яшен арттыру турында проект кертелде

Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены Дәүләт Думасына баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле рәвештә айлык пособие алу мөмкинлеген 18 яшькә кадәр озайтуны тәкъдим итүче закон проектын кертте, ул Думаның электрон базасында бар, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Президент сайлауларында бюллетеньнәр ике телдә булачак

Алда көтелгән Россия Президентын сайлауларга Татарстан Республикасы халкы өчен сайлау бюллетеньнәре ике телдә — рус һәм татар телләрендә әзерләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор: COVID-19 сезонлы инфекциягә әйләнде

Коронавирус бүген кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырмый. «Россия» күргәзмәсендә студентлар алдында лекциядә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында биш елда Татарстан 6 млрд сумнан артык акча алды

Соңгы биш елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстан 6 млрд сумнан артык акча алды. Бу хакта бүген «Идел» экспертлар клубы утырышында республика мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт узачак

15 февральдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли китапханәсенә чараларга көн саен 8 меңгә кадәр кеше килә

Бүген Татарстанда кешеләр театр, музей, күргәзмәләргә рәхәтләнеп йөри алсын өчен барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. Һәм кешеләрнең үзаңында барлыкка килгән үзгәрешләр, шул исәптән «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә дә, мәдәни чараларга ихтыяҗны арттырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Путинга россиялеләрнең 79 проценты ышана

Россия Президенты Владимир Путинга россиялеләрнең 79,1 проценты ышана. Моны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары раслый. Шул ук вакытта соңгы атнада (2024 елның 29 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр) бу күрсәткеч 0,9 процентка арткан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «ВЭБ.РФ» футбол мастер-класслары алдыннан символик рәвештә туп типте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «1000 яшь футболчы» проектын ачу тантанасында катнашты. Аны ил буенча «ВЭБ.РФ» корпорациясе оештыра. Башкаланың ЦСКА балалар-яшүсмерләр академиясе тренерлары барлык төбәкләрдә дә яшь футболчылар өчен мастер-класслар үткәрә, ә иң яхшы дип табылган 25 яшь спортчы Мәскәүгә академиягә кабул ителәчәк. Бүген сайлап алу Казанда башланды, анда бөтен Идел буе федераль округыннан балалар һәм яшүсмерләр килде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Гала-концертында җиңүчеләрне тәбрик итәчәкләр

2024 елның 15 февралендә 16.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәрелә. Гала-концертта VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Даими вәкиллегендә туган якны өйрәнү төбәкара түгәрәк өстәле узды

6 февральдә Екатеринбургта Татарстанның Даими вәкиллегендә туган якны өйрәнү төбәкара түгәрәк өстәле узды. Ул татар милләтенең күренекле вәкилләренең тормыш юлын, эшчәнлеген, иҗатын, батырлыгын, халык һәм ил рухи-мәдәни тормышына керткән өлешен өйрәнү максатыннан уздырылды. Чараны Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге ярдәме белән Туган якны өйрәнү советы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

"Комитет-2024" активисты тикшерү комитетыннан Путинны "нацизмны аклау" маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартуны сорый

Путин Fox Newsның элекке алып баручысы Такер Карлсон белән әңгәмәсендә янәсе Польша наци Германияне үзенә һөҗүм итәргә мәҗбүр иткән дип белдереп, Гитлерны аклады ди Сергей Антонов.

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин махсус операция каһарманнары исемнәрен урам-мәктәпләргә бирүне дәвам итү яклы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саратовта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әсгать Сәфәров Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе итеп сайланды

Татарстанда «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе итеп Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров билгеләнде. Әлеге карар җәмгыятьнең гомуми җыелышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Асгата Сафарова избрали председателем отделения Российского военно-исторического общества в РТ

Глава Администрации Раиса РТ Асгат Сафаров избран Председателем регионального отделения общероссийской общественно-государственной организации «Российское военно-историческое общество» в Татарстане.

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсендә яңа өйләнешкән парлар Сәләй Вәгыйзов музеена килеп фотога төшә

Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзовның йорт-музее бар. Сәләй Вәгыйзов — хатыны Рәмзия белән бергә татар Әлифбасын эшләгән кеше. Самара өлкәсендә кәләш белән кияү никах үткәрәләр, аннары «Әлифба» музеена киләләр. Бу хакта «Самар татарлары»яза.

Читать дальше...