World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 04.02.2024

Tatar-inform.tatar 

Алабуганың Үзәк китапханәсендә язучы Лира Ибраһимова белән очрашу булды

Алабуганың Үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Алабуга язучысы, прозаик Лира Ибраһимова белән очрашу узды. Очрашуга «Чулман» әдәби берләшмәсе вәкилләре, КФУның Алабуга институты шәкертләре һәм башка әдәбият сөюче якташларыбыз килгән иде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Арчаның Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән

Арча районы Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә. Бу хакта «Арск-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама медицина көллияте студентлары этләр приютын кардан чистартырга ярдәм иткән

Түбән Кама медицина көллияте студентлары иртәдән үк «Яхшы куллар» этләр приютына килделәр һәм оешкан төстә территорияне кардан чистарта башладылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда иң көчле бадминтончыларны ачыкладылар

Азнакай районында 23 февраль — Ватан сакчысы көне уңаеннан уңаеннан уздырылып килгән авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы быел Тымытык авылында оештырыла. Кичә «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында иң җитез бадминтончыларны ачыкладылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылы тарихына багышланган «Красный Остров и его история» дип аталган китапны тәкъдим иттеләр. Кичәгә әлеге татар авылында туган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез чакырылган иде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда М5 трассасында һава шартлары бозылу сәбәпле хәрәкәт чикләнде

Татарстанда М5 трассасында маршрут транспортының хәрәкәте вакытлыча чикләнде. «Поволжуправтодор» федераль казна учреждениесе мәгълүматлары буенча, чикләү 14.00 сәгатьтән транспорт хәрәкәтендә кыенлыкларга юл куймау максатыннан кертелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда саклык чаралары турында искәртә

Синоптиклар фаразлавынча, 4 февраль кичендә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Мондый һава торышы төнлә һәм алдагы көнне көндез дә сакланачак. Әйтик, урыны белән җепшек кар яварга, буран чыгарга, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Хөснуллин 2024 елда коммуналь хезмәтләр системасында үзгәрешләр булыр дип көтә

2024 ел Россиядә торак-коммуналь хуҗалык өчен үзгәрешләр елы булырга мөмкин. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында шундый фикере белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә халык санын алган вакытта юкка чыккан биш тел ачыкланган

2021 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча Россиядә юкка чыккан биш тел, шулай ук «йокыга киткән» бер тел ачыкланган. Бу хакта РБК Россия Фәннәр академиясе галимнәренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Хөснуллин: Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак

«Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында әлеге өлкәдәге шушы һәм башка планнар турында сөйләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кичен Татарстанда һава торышы кисәк бозыла

4 февраль кичендә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Мондый һава торышы төнлә һәм алдагы көнне көндез дә сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дмитрий Чернышенко: 2023 елда Россиядә туристлар агымы күләме 78 миллион сәфәргә җитте

2023 елда Россиядә туристлар агымы күләме 78 миллион сәфәргә җиткән. Шул ук вакытта, 2022 елга карата әлеге сан 20 процентка арткан. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шундый статистика китерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Александр Бастрыкин Чаллыда мигрантлар өчен хостел төзү мәсьәләсен контрольгә куйды

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин мигрантлар өчен хостел оештыру планнарына бәйле рәвештә Чаллыда яшәүчеләрнең хокуклары бозылу турында мөрәҗәгатьләр буенча күрсәтмәләр бирде. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Гашыйклар тавы» фильмының бер өлеше Белоруссиядә төшерелә

Татарстанда төшерелә башлаган «Гашыйклар тавы» фильмының бер өлеше Белоруссиядә төшерелә. Сценарий авторы, режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова катнашындагы төшерү командасы хәзер Белоруссиядә.

Читать дальше...